– Республикада 800 экспортчы предприятие эшли. Шуларның 90 проценты – кече һәм урта предприятиеләр. 2030 елга мондый бизнес субъектлары санын – ике, чимал булмаган экспортны өч тапкырга арттыру күздә тотыла. “Башкортстан продукциясе” брендын үстрәбез. Бүген безнең продукция Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Израиль, Франция илләрендә сатыла, – диде Рөстәм Зәки улы.Аннары ул экспортны арттыру тәкъдимнәре белән дә уртаклашты.