Язгы ташулар вакытында чокырлардагы сыяларны итеген, оекларын салып, ялан тәпи чыга. Салкыннан күшеккән аяклары коры оек-итекләрен кигәч, бераздан әрнеп, җылынып киткәндәй була. Бу күренеш лаеклы ялга чыкканчы дәвам итә. Ул шулай килен булып төшкән авылына почта ташый, авылдашларын гәзит-журнал, хатлар тарата. Алай гына да түгел аяк асты корыгач авыл халкыннан сөт җыеп, гәзит-журналлар артыннан барганда, Әҗәк кабул итү пунктына аны илтеп тапшыра да. Бу тырыш хатын турында берьюлы ике куянның койрыгын тота диярләр иде. Әмма авылда аның фельдшер эшен дә башкаруын кушсаң, 4 бала анасы, бәләкәй генә буйлы, чандыр гәүдәле тол хатынның иңнәренә өч эшне бергә алып бару төшә. Авырлыкларны чыдам күтәрә белә ул, чөнки эшләгән эшеңә барыбер күпме генә булса да хак түләнәчәк. Ә дөнья көтәр, балалар үстерер өчен һәр тиен санаулы һәм урынлы бит! Аның сөт тапшырып, почта алып кайтуын өенә җыелып, яраларыннан интеккән фронтовиклар чират алып көтеп тора. Ярый әле, бианасы шприцларны кайнатып, укол кадарга әзерләп куя. Мәймүнә кулларын гына юып ала да, чәй дә эчеп тормыйча, авыруларга ярдәм күрсәтә башлый...
Карамовларның булдыклы гаиләсенә килен булып төшкәнгә һич тә үкенмәде Гомәр авылы кызы. Әнисе Суфия һәм әтисе Хәбибулланың 6 балалы эшчән гаиләсендә хезмәт тәрбиясе алып үскән киленне Иске Мостафада да үз иттеләр. Хәләле, Берлингача барып җиткән фронтовик Батыргәрәй Әбелкарам улы белән бергә яшәп калган 13 елы, 13 көн кебек тә булмады, үтте дә китте! Сугыш яралары тынгы бирмичә, яу кырында 7 ел йөргән 40 яшьлек ир Мәймүнәсен берсеннән-берсе кече 4 бала белән ятим калдырып, көтмәгәндә бу бакыйлыкка күчте. Иптәшкә ярый ярдәмчел Зөһрә бианасы була. Өйгә тере йозак, сабыйларына күз-колак иде. Хуҗалыгын да ирле гаиләләрдән ким алып бармый тол хатын. Балаларына да ятимлекне сиздерми, киемгә, ризыкка мохтаҗлык кичермиләр. Абзар тутырып мал, кош-корт асрый. Ирләр белән бер рәттән печәнен чаба, алып кайта. Кышкылыкка утынын хәстәрли. Бал кортлары тотып, бидоны белән танышларына сатарга дип, Борайга илтеп куя. Малны бәләкәйдән яратканга атларын да ирләргә биргесез оста итеп җигә. Эш дәверендә аңа әллә ничә тапкыр почта ташырга дип, өйрәтелмәгән тайлар бирәләр. Чандыр гына гәүдәле хатыннар эше түгел бу дип, куркып калмый ул, аларын да бер дигән итеп өйрәтә. Малкай да назны һәм шул ук вакытта ныклы йөрәк, характерны сизеп буйсына белә шул. Күкрәгендә яшәү көче, тырышлык, максатчанлык белән тибүче йөрәге арлы-бирле, ни килде ирләрнекеннән болайрак, җилкенеп тибә. Чөнки үзеннән башка ышанып утырырдай кешесе юк, барысы өчен дә үзе генә җаваплы бит! Әйткәндәй, тайны өйрәтеп кенә бетерә, колхозга кирәк дип, анысын алып та китәләр. Әллә уйлап, әллә аңлап бетермәделәр микән ятим хатынга ничә тапкырлар өйрәтелмәгән тайлар биреп... Ирләр белән горур һәм коры гына сөйләшкәч, мәрхүм Батыргәрәенә гомер буе тугры булып кала килгәнгә, бәлки, бу хатынга үч-теш тотканы да булгандыр, дөнья бит. Көчле булып кыйлансаң, рәхим ит, интек әле ир-ат авырлык белән өйрәткән һәм өйрәтәлмәгән тайлар җигеп! Шулай бервакыт Мәймүнәдән алып киткән яшь ат Иске Мостафага берничә тапкыр кире качып кайта. Тоталмый гына интегәләр бит, аптырагач: “Апа, атны тотып, йөгән кидертеп кенә бирче, зинһар”, – дип, ир-егет аңа килеп ялынырга мәҗбүр була. Тыңлый сүзләрен, мәхлүк янына ягымлы гына эндәшеп барып, йөгәнен кидертеп бирә. Хуҗам килгән икән дип, тегесе дә юаш кына сөенеп буйсына. Әмма, атны тагын алып китәләр. Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, килеп алып йөрүләрдән арып, колхоз бияне иткә тапшыра. Гомер шулай үтә бирә Зөһрә бианасы белән бергә 41 ел яшиләр. 90 яшьтән узган әбине тәрбияләп бакыйлыкка озатканда ике кыз, ике малай да үскән, кул арасына кергән була инде. Мәймүнә апаның балалары кеше арасында йөзгә кызыллык китерә торган булмады, шөкер! Алар өчен яшәде һәм яши бит ялгыз ана. “90 яшемә җиткәндә кеше өчен фани дөньяда булган вазыйфаларны үтәдем, максатларыма ирештем дип әйтә алам. Төскә матур, эшкә батыр булды балаларым. Улларым солдат хезмәтен намуслы үтәде, кызларым да тирә-якта бер дигән булып үсте. Пар канатлы гаиләдә тәрбия алмасалар да тәүфикълы, һәрберсе хезмәт сөя торганнардан. Хәзер матур гаиләләр корып, җитеш тормышта яшиләр. Оныкларым да үсә барды, белем алып, һөнәрләргә ия була бардылар. Ике оныгым хәрби! Килен-кияүләрем дә тәртипле, үзебез кебек эшсөяр! Алар белән горурланып, догаларымны укып утырам бүгенге көнемдә”, – дип картлыгыннан канәгать булып сөйләде әбекәй. 34 яшьтән тол калган Мәймүнә әби хәзер 30 еллап Борайда яши. Үз дөньясын ямьле итеп, үзе алып бара. Бакчасындагы кура җиләкләре чәчәккә бөреләнеп, яз рухы кичереп, яшеллеккә төренеп утыра. Балалары аның һәрдаим ярдәмләшеп, хәлен белеп тора. Әбекәй белән әңгәмәләшергә барган көнне социаль хезмәткәр Рания Хаҗиеваның да бирегә чираттагы ярдәм итәргә килүе иде. Аларның икесенең дә бер-берсеннән риза булулары ят күзгә бәрелеп торды. Тәрәзә төбендә яраннары чәчәкләрен түгеп утыра, димәк, хуҗабикәнең күңеле фани дөнья мәшәкатьләреннән бизмәгән әле! Яровойлаштырырга куелып, матур шытымнар үргән бәрәңгеләре дә тугыз дистәсен тутырган Мәймүнә Хәбибулла кызының тормышка дәрте сүнмәвенә ишарәли.