Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2018, 12:17

"Лада Приора", "Лада Калина", "Лада Гранта" машиналары чыгарылудан туктый

"АвтоВАЗ" берләшмәсе дилерларны бу хакта күптән искәртеп куйган.

"Июль аеннан дорестайлинглы модельләр эшләнү тукталачак, Х модельле рестайлинглы модельләр эшләнә башлаячак", - ди ВАЗ дилерлары.

Кеше аңлый торганрак телгә күчергәндә, үзебезнең илдә җитештерелгән машина модельләре сыйфаты, тышкы кыяфәте ягыннан яхшыра, дип кабул итәргә кирәктер.

Запас частьлар мәсьәләсенә килгәндә, моңа кадәр җитештерелгән машиналарга алар җитәрлек әле.

Чыганак:http://kiziltan.ru

Читайте нас: