Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2018, 13:35

Булдыклы солдатыбыз

Күптән түгел Иске Бикмәт авылы уңганнары РишатРәзиф улы һәм Ралия Миннихан кызы исеменә адресланган сөенечле хәбәр килептөште. Уллары – Илдар Шәйхетдинов хезмәт иткән 3641 хәрби частенең командирыполковник С. Ю. Гунченко исеменнән Рәхмәт хаты иде ул. Бу гаиләнең куанычынбөтен авылыбыз белән бергәләшеп уртаклаштык.

Уллары Мәскәү өлкәсе “Артеллерия зенит дивизионы”на караган оператив милли гвардия составында 6 ай хезмәт иткән һәм иптәшләренә бар яклап та үрнәк итеп үзен күрсәтә алган. Милли гвардия полкына сайланып алынган егет шушы арада спортта да, хәрби укуларда да сынатмаган. Мондый ул үстергән өчен ата-анага командирлары олы рәхмәтен белдергән.

Оясында ни күрсә, очканда да шул була ди халык. Хуҗа Себер якларында вахта белән эшләп йөрде, ялга кайткан арада колхозның чәчү-уру эшләрендә катнашып килде. Ә хуҗабикә лаеклы ялга чыкканчы хат ташучы булып эшләде. Яшәгән йортлары әллә кайдан балкып тора һәм биредә уңган, тырыш хуҗалар яшәгәне хакында кычкырып тора сыман. Күпләп мал, кош-корт асрый алар. Бакча тутырып яшелчә-җимешен дә үстерәләр. Әтисе Илдарга туган көненә мопед алып биргәч тә, тегендә-монда чабып, бушка вкыт үткәреп йөрмәде, ә әтисенең уң кулы булып, кулыннан килгәнчә аңа гел ярдәм итте. Егетебез спортны үз күрде. Тугызынчы классны тәмамлагач, Уфа ягулык һәм энергетика колледжында белем алды. Соңыннан Казан дәүләт энергетик университетында укуын дәвам итте. Армия хезмәтеннән кайткач дипломын кулына алырга язсын һәм тыныч тормышта укуының игелеген күрергә насыйп булсын аңа!

Читайте нас: