Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2018, 16:15

Бу чын акча, курыкмагыз!

Үзәк банк Русиядә үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан яңа йөз сумлык чыгарды.

Яңа банкнотаның алгы ягында зур җиңүләр турында хыялланучы, туп тоткан малай сурәтләнгән.

Ә арткы ягында Җир шары буйлап очып баручы туп, шунда ук илебезнең чемпионат үтәчәк шәһәрләренең исемнәре язылган.

Уфада яңа акча июнь азакларында әйләнешкә керәчәк.

Кибетләрдә сдачага шундый купюра бирсәләр, аптырамагыз. Бу чын акча! Ул барлыгы 20 миллион данә чыгарылган.

Чыганак: http://kiziltan.ru

Читайте нас: