Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2018, 10:00

Тарихи туган җиргә сәяхәт

Республика татар хатын-кызларының Борай районындагы “Ак калфак” бүлекчәсе әгъзасы буларак, мин республиканың “Ак калфак”чылар делегациясе составында татар мәркәзе – Казанга барып кайту бәхете кичердем.

Бүлекчәбезнең җитәкчесе Фәнзия Максютова районыбыз татар хатын-кызлары белән оештырган милли йолалар һәм гореф-гадәтләр буенча чараларны даими рәвештә үткәреп тора. Милләтебезнең үткәне, бүгенгесе, туган тел язмышына караш, яшь буынны татар мохитендә тәрбияләү юллары һәм ысуллары буенча Казандагы милләттәшләребез белән районыбыз “Ак калфак”чылары белән дә аваздаш эшләр башкарабыз. Тарихи туган җиребездә үткән очрашулар, данлы Казан шәһәре буенча кылган экскурсияләр һәммәбездә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Мин дә татар баласы

Сабыр гына йота белгән татар

Үкенечен, борчу-кайгысын.

Иңнәренә сеңдерә барган һаман

Тарих салган тәкъдир ачысын.

Тезләнмәгән ярлыкаулар сорап,

Гаепсездән гаеп такканда.

Горур булып калган туганнарым

Нахакларга, терәп атканда!

Төрле якка сипкән заман җиле,

Татар милләтенең баласын.

Кан хәтере саклый мәңгелеккә,

Казан диеп янган бабасын!

Мин дә бит алар дәвамчысы,

Ышанычы, нәсел тамыры.

Васыятьне буыннарга илтер

Халкымның тере бавыры.

Ышанычы, нәсел тамыры.


М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: