Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2018, 13:38

Данир Сабировның колагына ни булган?

Билгеле артист Данир Сабиров беразга югалып торып, тамашачыларны хафага салган иде. Баксаң, бу юкка булмаган икән.

– Отопластика эшләттем, ягъни колакларны матурлар өчен пластик операция. Матур итеп прическа ясатып куйсам да, сул колак ямьсез булып күренеп тора иде. Шул күңелне кырды. Бер колакка гына ясатыйм дип барган идем, табиб икесенә дә эшләргә диде. Урындагы наркоз белән эшләделәр, бер авырту да сизмәдем. Колаклар әлегә төзәлеп бетмәде, әмма нәтиҗә ошый: алар хәзер тырпаеп тормый. Артык кыйммәт операция димәс идем. Нишләтәсең, матурлык шулай инде, корбаннар таләп итә, – ди ул үзе.

Читайте нас: