Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2018, 16:40

Яңа “май указлары”н – гамәлгә!

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов шушы Указны гамәлгә ашыру буенча оператив киңәшмә үткәрде.

Алты ел эчендә Русия, алга таба зур адым ясап, дөньяның алга киткән биш иле арасына керергә тиеш. Шушы вакыт эчендә хәерчелек дәрәҗәсен ике тапкыр киметү күздә тотыла.

– Республикада ярты миллион кеше яшәү минимумыннан азрак керем ала, ягъни халыкның 12,3 проценты хәерчелек чигендә яши. Без шушы чорда аның дәрәҗәсен ике тапкыр киметергә тиеш. Алда тулай төбәк продуктын арттыру бурычы тора. Бүген ул 1,5 триллион сум тәшкил итә. 2024 елга аны 2 триллион сумга җиткерү зарур, – диде Рөстәм Хәмитов.

Шулай ук демография күрсәткечләрен дә яхшыртырга кирәк. 2024 елга уртача гомер озынлыгы – 78, ә 2030 елга 80 яшь тәшкил итәргә тиеш.

Республика Башлыгы шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, уңайлы шәһәр мохите, торак-коммуналь хуҗалык, торак һәм юл төзелеше өлкәсендәге бүгенге хәлләргә бәя бирде, киләчәккә бурычлар билгеләде.

Читайте нас: