Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2018, 17:06

Бустанайда һәйкәл ачылды

Борай районы Бустанай авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләрнең исемнәрен мәңгеләштереп, мәһабәт һәйкәл төзелде, күптән түгел аны ачу тантанасы булды.

Кузбай авыл Советыннан фронтка 676 кеше озатылган, аларнын 326сы һәлак булган, 149ы хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Алар арасында Бустанай авылыннан 167 кеше Бөек Ватан сугышында катнаша, 113 кеше сугышта һәлак була һәм хәбәрсез югала, 54 кеше исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.

Ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя: һәйкәл ачу тантанасында бердәнбер сугыш ветераны катнашты. Ул - Кузбай авылында яшәүче, авылдашларының горурлыгы Заһит Рәхимҗан улы Әхтәриев.

Читайте нас: