Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2018, 14:22

Һәркем ярдәмгә хокуклы

Халыкара Кызыл Хач хезмәткәрләре һәм ирекмәннәре бүгенге көндә 188 илдә эшли. Башкортстанда “Русия Кызыл Хачы”ның 16 шәһәр һәм 36 район бүлеге бар. Соңгы биш ел эчендә 47 меңнән артык кешегә ярдәм күрсәтелде.

Краснодар, Приморский краенда су басудан, Донецк өлкәсендә хәрби хәрәкәтләрдә, Урман поселогонда боеприпаслар шартлаудан каза күрүчеләргә, су басудан зыян күргән Габҗәлил һәм Белорет районнары халкына гуманитар ярдәм күрсәтелде. Гадәттән тыш хәлгә тарыган, янгыннан зыян күргән, яшәгән урыныннан качарга мәҗбүр булган, өйсез калган кешеләргә көн саен ярдәм күрсәтелә.

Хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү буенча да эш алып барыла. Сәламәтлек саклау учреждениеләре белән берлектә Кызыл Хач социаль әһәмияткә ия инфекцияләрне кисәтү һәм аларның таралуын чикләү буенча да күп эшли. Туберкулез, ВИЧ-инфекция белән авыручыларга ярдәм оештырылган.

М.Низамов, район буенча Русия Кызыл Хачы бүлеге рәисе.

Читайте нас: