Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2018, 14:16

Бәйрәм чараларының уртасында булыйк

9 май – Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә районда сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү чаралары үтәчәк.

10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында тантаналы җыелыш һәм концерт, 11.30 – 11.45 сәгатьләрдә мәдәният йорты алдындагы мәйданда хәрби хезмәткәчә яшьтәге егет-кызларның җыр һәм стройда йөрү смотры була. 11.45 – 12.15 сәгатьләрдә ветераннар, хезмәт коллективлары, яшьләр, укучылар колоннасытантаналы рәвештә Ленин, Совет, Гафури урамнары буйлап “Сагышлы ана” һәйкәленә юллана. Алар арасында “Үлемсез полк” сафлары аерым урын алып торачак. Һәйкәл янында “Без хәтерлибез” митингы, Мәңгелек утны кабызу һәм “Сагышлы ана” һәйкәле мемориалына чәчәкләр салу була, сугыш чоры җырлары яңгырый. Митингта катнашучыларга хәрби-кыр кухнясында солдат боткасы тәкъдим ителә һәм җыр-бию мәйданчыклары оештырыла. 13.00 сәгатьтә “Танып” стадионында бәйрәм концерты һәм 13.30да Советлар Союзы Герое Т.Гыйләҗетдинов призына эстафета башлана. Кичен “Яшьләр үзәге”ндә яшьләр өчен дискотека оештырыла.

Читайте нас: