Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 Май 2018, 10:46

Хезмәт кешесенә – лаеклы эш хакы!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган митингта катнашты һәм чыгыш ясады. Чарада профсоюзлар вәкилләре, җәмәгать оешмалары активистлары, күпсанлы халык катнашты. Ул Спорт сарае алдындагы мәйданда оештырылды.

– Республикада ике миллионнан артык кеше эшли. Алар һәркөн эшкә чыга, продукция һәм товар җитештерә, республиканы баета, – диде ул. – Эшчеләрнең хезмәт хакы лаеклы булырга тиеш. 1 майдан хезмәт хакының минималь күләме яшәү минимумы белән тигезләштерелде. Бу – халыкның эш хакы артачак, аларның матди хәле яхшырачак, дигән сүз. Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм уңышлар телим!

Читайте нас: