Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 Май 2018, 11:28

Һәркемгә – рух күтәренкелеге!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкын бәйрәм белән котлады. Анда болай диелә:

Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!

Ул йөз ел дәвамында барлык дәүләтләрдә дә билгеләнә, әмма безнең илдә аңа аеруча зур игътибар бүленә. Чөнки ул төрле буын вәкилләрен берләштерә, дустанә мөнәсәбәттә эшләү өчен яхшы нигез булдыра. Бүген без белем бирүчеләрне, дәвалаучыларны, төзүчеләрне, игенчеләрне, эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләрне, җитештерүдә хезмәт салучыларны, республика үсешенә аеруча зур өлеш кертүчеләрне данлыйбыз.

Фронтларда Ватанны саклаган, фидакарь хезмәте илебезне сугыштан соңгы елларда тергезгән ветераннарның өлеше бәяләп бетергесез. Зур тормышка аяк баскан яшь буын алардан үрнәк алырга тиеш.

Бу язгы көннәр безгә шатлык өләшсен, рух күтәренкелеге һәм киләчәккә ышаныч өстәсен.

Сәламәтлек, тынычлык, изге эшләрегездә уңышлар телим!

Читайте нас: