Бу көнне район хакимияте ярдәме белән чернобыльчеләргә төшке аш табыны оештырылды. Район мәдәният йорты сәхнә осталары үзләренең моңлы җырларын бүләк итте.
Әлеге чарага килгән муниципаль район хакимияте башлыгының социаль эшләр буенча урынбасары Николай Хаматдинов үзенең чыгышында сәламәтлекләрен аямыйча, авария нәтиҗәләрен бетерүдә хәләл көчен салучыларга рәхмәтен, ихтирамын белдереп, киләчәктә югалтуларга дучар булмыйча, имин тормышта яшәүләрен теләде, сорауларга җавап бирде. Мәрхүм булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Районда чернобыльчеләр берләшмәсе җитәкчесе Фидәрис Шәмсияров бүгенге көндәге хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләргә тукталды, ташламалар хакында аңлатты. Үзе дә гади механизатор булган, районга беренче кайткан куәтле Т-150К, К-700 тракторларын эштә сынаган хезмәт һәм Чернобыль ветераны ил җитәкчеләре тарафыннан вәгúдә ителгән кайбер ташламаларның тулысынча тормышка ашмавына борчылу белдерде.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Радик Хәсәнов чернобыльчеләрнең сәламәтлекләрен ныгытуда табиблар тарафыннан аңлашылмаучылыклар булмаячагын әйтте.
Чернобыльчеләрнең күбесе җиденче дистәне ваклый һәм тутырып килә. Әмма арада Фидат Гайнанов кебек яшьрәкләр туган хуҗалыкларында көч сала. Олы Бадрак авылында яшәүче водитель Фидәвил Нуртдинов янгын сүндерү машинасы төзеклеге, аның һәрвакыт сугышчан әзерлектә торуы өчен җаваплы. Яңа Тазлардагы “Кама” хуҗалыгында ревизия комиссиясе рәисе, басу мәшәкатьләрен, механизаторлар хезмәтен оештыручы Флорис Мифтахов һәм башкалар хакында мактаулы сүзләр әйтү урынлы. Чернобыльчеләр киләчәктә дә аралашып, бер-берсенең хәлен, сәламәтлеген белешеп яшәргә кирәк, дигән теләктә калды.
Р. Шәймөхәмәтов.