Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2018, 12:58

Өйрәнүләр үтте

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәлеге кушуы буенча район территориясендә халык күпләп йөри торган урыннарда: “Смак” җәмгыяте, Сәүдә рәтләре, “Пчелка” кибете, “Мострансинвест” җәмгыятендә өч янгын-тактик өйрәнү үтте.

Бу күнегүләр МЧС хезмәткәрләренең һәм шулай ук хезмәтләндерүче персоналның оператив осталыгын күтәрү максатында оештырыла. Типик бүлмәләрдән кешеләрне эвакуацияләүдә хезмәтләндерүче персонал, аларның белемлелеге һәм оперативлыгы зур роль уйный.
Занятиеләр үткәннән соң, частьнең личный составы белән аларны тикшердек. Ачыкланган җитешсезлекләр турында объектларның җитәкчеләренә җиткердек, персонал белән инструктажлар, янгын һәм башка төрле гадәттән тыш хәл булганда нишләргә кирәклеге турында әңгәмә үткәрдек.


Р.Шәмсияров,


72 санлы янгын-коткару часте

начальнигы урынбасары.

Читайте нас: