Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 апрель 2018, 12:24

Фотокүргәзмәгә килегез!

2017 елның 25 октябрендә “Бөтендөнья Фольклориада – 2016” күчмә фотокүргәзмәсе старт алды. Экспозициядә уникаль фотосурәтләр тәкъдим ителә. Анда Бөтендөнья фольклориадасы, Башкортстан делегациясенең Сакатекас шәһәрендә мәдәни чараларда катнашуы чагылдырыган.

Октябрь аенда Стәрлетамак шәһәрендә күргәзмәне ачу тантанасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм мәдәният министры Әминә Шафыйкова да катнашты. Аннан соң фотосурәтләр республика районнары буйлап сәяхәткә чыкты. 2018 елның ноябренә кадәр күргәзмә 63 муниципаль берәмлектә йөреп чыгачак. Безнең районда ул 23 – 29 апрель көннәрендә район үзәк китапханәсендә күрсәтелә. Рәхим итегез!

Читайте нас: