Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель 2018, 16:51

Энцефалитлы талпан кадалуның беренче очрагы теркәлгән

Ике атна эчендә республика медицина учреждениеләренә 118 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 40ы - балалар.

9 апрельдән республикада талпанның активлашуы турында хәбәр ителде. Ике атна эчендә талпан кадалудан зыян күргән 118 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларның берсендә энцефалит вирусы ачыкланган.
"Роспотребнадзор"ның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, лабораторияләрдә кешеләрдән алынган 95 талпан тикшерелгән, аларның берсендә вирус барлыгы ачыкланган.
Читайте нас: