Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2018, 16:18

Тапшырылмаган бүләк

“Халык хәтере” дигән Интернет-порталда РФ Оборона министрлыгы Үзәк архивының (ЦА МО РФ) кайбер материаллары урнаштырыла башлады. Шулар арасында “СССР Кораллы Көчләренең офицер, сержант һәм рядовой составын СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләү турында СССР Югары Советы Указы” да бар.

“За отвагу и храбрость, проявленные в боях с немецкими захватчиками в Великой Отечественной войне наградить” дип язылган һәм тәртип саннары белән сугышчыларның исем-фамилияләре тезелгән.

“...425.Ефрейтор Мугаллимов Муктасим Мугаллимович...” Бу безнең әткәй бит! Шунда ук бүләкләү кәгазе дә бирелгән. “Предоставляется к Правительственной награде медаль “За отвагу”...12.10.45г.”

Бүләкләү кәгазе 1945 елның ахырында тутырылган, ә бүләкләү турында Указ 1947 елда гына чыккан. Бу вакытта әткәй өйгә кайткан иде инде. Еллар үтү белән бу документлар архивка чыгарылгандыр, шунлыктан бик күп яугирләр, шул исәптән әткәй дә, тиешле бүләкләрен ала алмыйча якты дөньядан китте.

“Российская газета”да язылганча (2018 ел, 78 сан), бүгенге көнгә 65843 тапшырылмаган хәрби бүләк исәпкә алынган, шулардан фәкать 30ы гына исән фронтовикларга тантаналы рәвештә тапшырылган.

Ә.Мөгаллимов, Борай авылы.

Читайте нас: