Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2018, 16:21

Иң зур сынау алдында

2018 елда Борай районы мәктәпләренең 9 сыйныфын 218 укучы тәмамлый, аларның 193е–төп дәүләт имтиханы (ОГЭ), 21е дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшыра, дүртесе дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) кертелми, уку турында таныклык алачак.

Төп гомум белем бирү программалары буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртипләренә ярашлы, имтиханнарга академик бурычы булмаган һәм уку планын яки индивидуаль уку планын тулы күләмдә үтәгән, ягъни 9 сыйныф өчен еллык канәгатьләнерлек билгесе булган укучылар кертелә. 11 сыйныфны 113 укучы тәмамлый, алар барысы да Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачак. Укучылар 6 декабрьдә йомгаклау сочинениесен язды һәм “зачет” алды.

Төп дәүләт имтиханнары (ОГЭ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары (ГВЭ) тапшыру вакыты: 25 май-9 июнь, 20–29 июнь – резерв көннәре, өстәмә вакыт 4-15 сентябрь.

БДИ тапшыру вакыты: 28 майдан 20 июньгә кадәр, 22 июньнән 2 июльгә кадәр резерв көннәре, 4-15 сентябрь өстәмә вакыт.

З. Булатова.

Читайте нас: