Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2018, 14:35

Үзәктә — халык мәнфәгатен яклау

Мәртәбәле форумда республика Башлыгы бу юнәлештә мөһим бурычлар билгеләде. 20 апрельдә Уфада Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләре ассоциациясенең VII съезды үтте. Форум эшендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, Башлык Хакимияте һәм Хөкүмәтнең җаваплы хезмәткәрләре, район һәм шәһәр, авыл биләмәләре башлыклары, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республиканың җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Съездда, шулай ук, 715 делегат килүе турында хәбәр ителде.

Муниципаль берәм­лекләр ассоциациясенең чират­тагы съезды башка­ланың “Башкортостан” концерт залында узды. Биредә республика шәһәрләре һәм районнарыннан китерелгән күргәзмә стендларда Баш­корт­станның һәр тармагындагы казанышлар, инновацион технология­ләргә ни­гезләнгән эшләнмәләр съезд делегат­ларының һәм кунакларның күңеленә хуш килде.

Дәрәҗәле очрашу башланыр алдыннан, респуб­лика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов урындагы үзидарә көне уңаеннан биредәге “Гаилә” районара үзәкләре тәкъдим иткән дистәгә якын стенд белән танышты. Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү базасы нигезендә оештырыл­ган әлеге үзәкләр респуб­ликада гаилә мөнәсәбәт­ләрен җайга салу, бала­ларны әхлакый тәрбияләү һәм шул исәптән авыр тормыш хәлендә калучы­ларга ярдәм күрсәтү юнә­лешендә зур эш башкара. Рөстәм Хәмитов, һәр стенд янына диярлек тукталып, әлеге үзәктә эшләүче белгечләр, ата-аналар белән аралашты. Шушы юнәлештәге пробле­ма­ларны хәл итү буенча фикерләре белән кызык­сынды. Җанлы очрашу барышында республика Башлы­гы әлеге үзәкләр тарафыннан тормышка ашырылган проектлар, гаиләләр­нең ял сәгатьләрен фәһемле һәм күңелле үткәрүдәге алымнары белән ихлас кызыксынды һәм мондый чараларны тагын да җанлырак оештыру өчен аларга тиешле ярдәм күрсәтергә кирәклеген ассызыклады.

Республикада урындагы үзидарә органнары көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә ышанычлы, халык мәнфәгатьләрен яклауда мөһим орган булып кала. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның съезддагы чыгышында төп игътибарның урындагы үзидарә орган­нарының үзаллылыгын һәм кешеләрнең аларга карата ышанычын арттыруга, гражданнарның ини­циативасын үстерүгә һәм, шулай ук, чиновниклар эшчәнлегендәге һәр юнәлештә ачыклык тәэмин итүгә бирелүе дә очраклы түгел.

Мәгълүм булуынча, узган елда ил башлыгы Владимир Путин мөһим документка кул куйган иде. “2025 елга кадәр Русия Федерациясе төбәкләрен үстерүнең дәүләт сәясәте нигезләре” дип атала ул. Аңарда илебезнең барлык төбәкләренең халык яшәгән пункт­ларында алдагы җиде ел дәвамында тиешле инфраструктура булдыру юнәле­шендә мөһим эшләр башкару күз уңында тотыла. Документта барлык русиялеләрнең тормыш-көнкүреш хәлләрен яхшыртуга өстенлек бире­лә.

— Проблемалар бар. Бигрәк тә зур булмаган авылларда яшәүче­ләрнең ихтыяҗлары әлегә тулысынча канәгатьлән­дерелми. Без, гражданнар, уңай үзгәреш­ләр­­­не кәгазьдәге отчетларда түгел, ә реаль тормышта тоярлык яхшы яшәү шартларын булдыру юнә­лешендә нәтиҗәлерәк эшләргә тиешбез, — диде Рөстәм Зәки улы.

Белешмә. Узган елда “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасы кысаларында муниципаль районнарга 750 миллион сум юнәлтелде. Республика бюджетыннан авыл биләмә­ләренә 2011 елдан башлап торак пункт­ларын төзеклән­дерүгә, коммуналь хуҗалык эш­чәнлегенә, янгын хә­веф­сезлеген тәэмин итүгә һәм юл эшчәнлегенә финанс бүленә. Узган елда шушы максат­ларга 420 миллион сум бирелгән.

Республика Башлыгы муниципалитетлар алдындагы бурычлар, көн кадагындагы проблемалар һәм якын киләчәктәге максатлар белән таныштырды. Авылда кооперацияне, аграр тармакта терлекчелек тармагын 2030 елга кадәр үстерү стратегиясен тормышка ашыру буенча мөһим бурыч­лар куела. Алар аграр җитештерүне арттыруда гына түгел, ә меңнәрчә яңа эш урыны булдыруга, граждан­нарның шәхси инициативаларын үстерүгә дә зур этәргеч бирәчәк.

Делегатлар игътибарына тәкъдим ителгән чыгышта җәмә­гатьчелек инициативаларына ярдәм итү, урыннарда карар кабул иткәндә гражданнарны җәлеп итү мөмкинлекләрен арттыру аерым урын алып торды. Рөстәм Хә­митов, авыл старосталары эшчәнлеге яхшы оештырылган билә­мәләрнең тәҗрибә­ләрен өйрәнү мөһим, дигән фикердә. Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада 3700­дән артык авыл старостасы эшли.

— Башта ук шуны кисәтергә телим: авыл старосталарын сайлау ниндидер ясалма компания булырга тиеш түгел һәм “үз кешеләр”не билгеләүгә, яки старосталарны билгеләгәндә халыкка ниндидер басым ясалырга урын калмаска тиеш. Бу абруйлы ва­­зый­фага чын мәгънәсендә иң хөр­мәтле һәм югары абруйга, идарә итү осталыгына ия булган кешеләр генә сайланырга тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы.

Шул ук вакытта. Урындагы инициативаларга ярдәм итү программасы кысаларында республика шушы максатларга ел саен 600-700 миллион сум акча бүлә. Берничә ел элек ул Урал аръягы районнарында гына гамәлдә булса, хәзер барлык муниципаль берәмлекләр дә катнаша. Дүрт ел дәвамын­да меңнәрчә урында инициатива хупланып тормышка ашырылды.

Республика җитәкчесе күптән түгел Башкортстан телевидениесендә оештырылган “Туры элемтә” барышында гражданнардан 10 меңгә якын мөрә­җәгать алынуы турында хәбәр итте. Аларның күбесе, диде ул, муниципаль власть органнары карамагында һәм әлеге мөрәҗә­гатьләр урындагы әһә­мияттәге проблема­ларның һаман да тиешле дәрәҗәдә тиз һәм нәтиҗә­ле хәл ителмәвен күрсәтә. Рөстәм Зәки улы сүзләренә караганда, күп нәрсә муниципа­литетларның халык арасында аң­лату эш­ләрен ни дәрәҗәдә грамоталы алып баруына бәйле. “Еш кы­на фәкать тиешле мәгъ­лүмат булмау, граждан­нарның теге яки бу хәл­ләрне аңлап җиткермәве шикаять­ләргә сәбәпче була һәм нәтиҗәдә социаль киеренкелек, иҗтимагый конфликтлар туа. Гражданнарны шәхси кабул итүне, җыеннарны, мөһим мәсьәләләр буенча җыелышларны ешрак үткәрергә, кешеләр белән турыдан-туры ачык очрашуга чыгарга кирәк”, — дигән бу­рыч куйды Рөстәм Хәмитов.

Республика Башлыгы аерым юнә­лешләрдә, бигрәк тә төзе­леш, инвестиция өлкәләрендә әлегә тулысынча хәл ителмәгән проблемалар булуын әйтте. Аерым авылларда күперләр, юллар төзелешенә игътибарны арттырасы бар. Аларны хәл иткәндә муниципаль властьның, бизнесның һәм гражданнарның активлыгы да мөһим роль уйный. Рөстәм Хәмитов катлаулы мәсьә-ләләрне хәл итүдә муниципаль власть органнарның, берәмлекләрнең бер­дәм эш итәчәкләренә, граждан-нарның шәхси инициативаларын үсте­рүдә һәм бизнесның активлыгы үсә­чәгенә зур ышаныч белдерде.

Съездда катнашучыларны респуб­ликаның Муниципаль берәмлекләр ассоциациясе идарәсе рәисе Алексей Шмелев узган елгы эш йомгаклары белән таныштырды, алда торган бурычлар турында сөйләде.

Төрле мәсьәләләр буенча фикер алышуда аерым районнар хакимияте башлыкларының чыгышлары тың­лан­ды. Форум республика сәнгать оста­ла­­рының зур концерты белән тәмам­ланды.

Олег Төхвәтуллин.
Чыганак: http://kiziltan.ru/obchestvo/11156-zkt-halyk-mnfgaten-yaklau.html


Читайте нас: