Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2018, 11:24

Кабул итү һәм туры элемтә оештырыла

26 апрель һәм 4 май көннәрендә 9.00 – 12.00 сәгатьләрдә муниципаль район хакимияте бинасында: Борай авылы, Ленин урамы, 66 йорт адресы буенча ветераннар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышы яугирләре, ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре проблемаларына кагылышлы гражданнарны кабул итү булачак.

Кабул итүне муниципаль район хакимиятенең вазыйфалы затлары, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының район буенча белгечләре, район дәваханәсе, пенсия фонды белгечләре белән берлектә үткәрә.

Алдан язылу өчен телефон – 2-10-21 (эш көннәрендә 9.00дән 17.00 сәгатькә кадәр).

Шул ук көннәрдә вазыйфалы затларга туры элемтә телефонына 2-17-34 номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.

26 апрель һәм 4 май көннәрендә авыл биләмәләрендә дә өстә телгә алынган сораулар буенча гражданнарны кабул итүләр оештырылачак.


Читайте нас: