Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2018, 13:29

Гәзиткә язылу – гаилә традициясе

– “Алга” һәм “Өмет” гәзитләренә язылган квитанцияләремнең күчерелмәсен Уфа матбугат йортына адреслап, почта аша җибәрдем. Һәм менә минем исемем җиңүчеләр рәтендә! Призга “Алмаг” магнитотерапевтик аппаратын алып шатландым, – диде Зур Бадрак авылында яшәүче әбүнәчебез Флисә Сабирова.

Хәләле Җәмил Әмирҗан улы белән 43 ел кулга-кул тотынышып яшәп, 1 ул һәм 5 кыз үстергән алар. Гаилә дүрт дистә елдан артык “Алга” һәм республика гәзитләренә даими языла икән. 6 балалары да гәзит-журналлар укырга яраткан, аларны инде хәзер үзләренең гаиләләренә алдыралар. Флисә Муллаян кызының хезмәт биографиясе дә гомер буе гәзит дөньясы белән бергә үрелеп барган. 5 ел хат ташучы һәм 30 ел почта бүлеге начальнигы булып эшләгән ул.
– Авыл кешесе гәзит-журналсыз яши алмый инде. Чөнки хат ташучы китереп киткән “Алга”ны, “Өметне” һәм башкаларын кулга тотып, хуш исләрен тоеп, рәхәтләнеп уку – яшәешебезнең мәгънәсе булып тора. Бу шөгыль куанычларыбызның берсе. Шуның өчен гәзитләргә язылу башлангач та озак көттермичә подписка эшләргә почтага йөгерәбез. Гаиләбезнең традициясе шундый безнең! – диде Флисә апа горурланып.
М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: