Ул чорда әтием колхозда хисапчы булып эшләгән. Күп тә үтми аны да фронтка алганнар. Мин – өченче бала, әтием киткәндә 5 айлык кына булып калганмын. Яратып, кадерләп, иркәләп, озаклап сөйгән ул безне. Әллә кайта алырмын, әллә юк дигәндер инде. Әни әйтүенчә, күзләре, карашлары үтә дә сагышлы булган. Өч ел фашистлар белән алышканнан соң һаләк була Фазыл Мөхәмәтша улы. 5 айлык чагымнан башлап әтиемнең кул җылысын саклый тәнем һәм җаным. Ир балаларга үскән вакытта бигерәк тә әти җитми шул. Гомер буе әтисезлектән юксынып яшәдем. Ятимлекне 1934 елгы Фәвия апам һәм 1937 елгы Кәнзил абыемнар белән еш тойдык. Әниебез чырыш булып, безне ач-ялангач итмәде. Ул сугыш елларында да сыерны бетермәгән. Бәләкәй арба белән печәнен юнәйтә иде. Элмә алып кайтып, аның каерысы белән сыер да ризыкланды, без дә. Шуны киптереп, онлап-тарттырып күмәч пешереп ашатты инәкәебез. Бәрәңге бакчасын көрәк белән казып чыга иде, тагын санап бетергесез мәшәкатьләр төште тол хатын иңнәренә.Үзенең тырышлыгы белән күпләргә өлге дә булып торды. Мин күп вакыт, әгәр дә сугыш булмаса, без әти-әниле гаиләдә ятимлекне белмичә үсәр идек, әниемә дә дөнья көтү бикләр дә авыр булмас иде дип тыныч тормышта яшәгән гаиләбезне күз алдына китерәм. Әмма чынбарлыкны берничек тә үзгәртеп булмый. Шулай булса да тырышып яшәргә, әтиләр исеменә кызыллык китермәскә тырыштык. Киләчәктә балаларыбыз, оныкларыбыз сугышлар күрмәсен иде, берүк!