Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2018, 11:28

Әбүнәчебез суперприз отты

Район гәзите “Алга” һәм бер республика басмасына (бу очракта “Өмет”) язылганлыгын белдереп, квитанция күчерелмәсен Уфага ”Суперприз от!” конкурсына хат аша салып җибәргән райондашыбыз Рәвилә Гәрәйшина Матбугат йортының төп призына – телевизор һәм юлдаш ТV кабулиткеченә лаек булды.

Яңа Бикмәт авылының почтальонкасы Гөлназ Гобәева гәзит-журналларга язылыр вакыт җитү белән: “Рәвилә апа, башлап син языл әле, кулың җиңел бит!” – дип, аларга килеп керә. Чынлап та, иңнәрен-иңгә терәп 40 ел бергә яшәгән Рәвилә Гәрәйшина һәм Радис Ясавиев “Алга”, “Өмет”, “Кызыл таң”, “Акчарлак”, “Язмыш кочагы” гәзитләренә язылмыйча калмый. “Яртыеллап язылмыйм дисәң дә була, берьюлы еллык подписка эшләп куярга яратам. Хәләлем шунда ук, әйдә редакцияләргә күчерелмәләрен җибәрик дип, квитанцияләрнең копияләрен конвертларга салдыртып та куя. Биш ел буе кайсы гәзиткә җибәрсәм дә приз чыкмыйча калмады. Башкортстанныкы гына түгел, Татарстан гәзитләренең бүләкләре дә килеп кенә тора. Чәйнүкләр, чәй сервизы, акчалата бүләк һ.б. алып шатланабыз. Әле менә тагын телевизор һәм кабулиткеч чыкканын ишетеп куандык. Электән үк лотерея билетлары алсам да буш калганым юк иде. Миңа, шөкер, уңыш шулай елмаеп кына тора!” – дип сөйләде ачык йөзле апабыз.

Әлеге вакытта Рәвилә Мансур кызы – каты авыру белән көрәшкән иренең таянычы. “Өйгә гәзит-журналлар килү белән тормыш иптәшем иң беренче булып укып чыга, артабан чират миңа җитә. Анда язылганнар турында икәү уртага салып әңгәмәләшәбез, һәрберебез үз фикерен белдерә. Менә шулай чөкердәшеп, гәзитләр укый-укый уздырабыз картлыгыбызны”, – дип сөйкемле генә елмайды. Олыгайган көнегез матур, мәгънәле һәм үрнәкле үтә сезнең, Рәвилә апа һәм Радис абый! Шуның белән дә бәхетлесез, афәрин!


М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: