Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 апрель 2018, 11:14

Алар гомерләрен кызганмады

1986 елның 26 апрелендә куркыныч фаҗига – Чернобыль атом станциясендә дүртенче энергоблок җимерелеп, дөньядагы иң зур техноген һәлакәт була.

Ике атнага якын дәвам иткән янгын нәтиҗәсендә атмосферага 200 тонна тирәсе радиоактив матдә бүленеп чыга. Чернобыль халкы алган нурланыш Хиросимага 1945 елның 6 августында атом бомбасы ташлау нәтиҗәсендә андагы халык алганга караганда 90 тапкырга күбрәк була. 160 мең квадрат километр мәйданда территория зарарлана. 400 мең кеше фаҗига урыныннан эвакуацияләнә.

Чернобыль АЭСы авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә фидакарь хезмәт салган кешеләр булмаса, аның масштабы тагын да җитдирәк булырга мөмкин иде. Гомерләре, сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, алар кешеләрне зараралы йогынтыдан саклады һәм радиациянең планетада таралуына чик куйды. Авария нәтиҗәләрен бетерүдә 1986 елдан 1992 елга кадәр 600 меңнән артык кеше катнашты. Күбесе авариядән соң өч ай үтүгә һәлак булды, башкалары , зур дозада нурланыш алып, инвалид булып калды.

26 апрель көнне, радиацион аварияләр һәм һәлакәтләрдә вафат булучыларның якты истәлегенә, Чернобыль ветераннарына хөрмәт күрсәтү йөзеннән, шулай ук радиация белән бәйле фаҗигаләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алу максатыннан ил буенча төрле истәлекле чаралар, митинглар һәм акцияләр үтә. Аларда Чернобыль ветераннары белән беррәттән власть, җәмәгать оешмалары вәкилләре, дин әһелләре, яшьләр һәм балалар да катнаша.

Р.Шамсияров,

72 санлы янгын-коткару часте начальнигы урынбасары.


Читайте нас: