Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2018, 17:02

Үзебез яшисе урам

Техникабелән дә йөреп торгач, яз һәм көз айларында койма яңгырлар вакытында урамнарда асфальттүшәлмәгән юллар начарлана, ә җиңел машина белән йөрүчеләр саны елдан-ел арта.

2018 елның февраль аенда Кузбай авылының Комсомол урамында яшәүчеләр үзләре яшәгән урам юлы өчен борчылу белдергән иде. Шуңа районда “Үзебезнең авыл” (“Наше село”) конкурсы үтәчәген ишетеп, бик сөенделәр һәм 14 апрель көнне авыл клубына бердәм җыелдылар. Җыелышка кадәр урамда белдерүләр куелды, һәр йортка кереп чакыру кәгазьләре тапшырылды, анкеталар тутырылды.
Комсомол урамындагы 23 йортта барлыгы 54 кеше яши, аларның унысы мәктәп яшендәге балалар. Җыелышка өлкәннәрдән 37 кеше килде, анда район Советы рәисе Гемир Нуртдинов катнашты. Ул урамнарны ремонтлау өчен анда яшәгән халыкның көчләреннән килгәнчә финанс ярдәме күрсәтеп, район конкурсында катнашу мөмкинлеген аңлатты. Җиңеп чыгып, максатларына ирешкәч, төзелгән юлларны дөрес файдалану, саклауны да үз җаваплылыгына алырга кирәк булачагын билгеләде.
Авыл халкы быел башланган “Үзебезнең авыл” программасы киләчәктә дә дәвам итәр дигән өметтә. Җыелышта катнашкан авыл старостасы, Комсомол урамында яшәүче Фидәил Дәүләтбаев урам юлын ремонтлауга гаиләләреннән алты мең сум акча бирәчәкләренә ышандырды. Бу урамда яшәүче авыл килене Рәзинә Хәбирова һәр йорттан бишәр мең сум акча җыярга дигән тәкъдим кертте. Авылның крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Луиза Фәйзрахманова спонсорлык ярдәмен техника белән күрсәтәчәкләрен белдерде. Җыелышта катнашкан кешеләрнең исемлеге төзелеп, имзалары алынды. Җиде кешедән инициатив төркем төзелде, конкурста җиңеп чыгу өчен кирәкле документлар җыю башланды. Башкарылган эшләр буенча белдерүләр һәм фотолар Интернет челтәренә урнаштырыла.
Р. Габделхакова, авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: