Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 апрель 2018, 16:12

Ерактагы якын сугыш

Бу сугыш бүгенгедән бик еракта калган инде. Әнә бит әтисе фронтка киткәнен чак-чак хәтерләгән, ул вакытта биш яшьлек булган Кайнат апа хәзер үзе дә бик олайган, 82 яшендә. Бик ерак дияр идең сугышны, шушы 82 яшьлек әбиебез хәбәрсез югалган әтисенең кабере ачыкланганын ишетеп, сабыйларча елап утыра. Бу күз яшьләренең биш яшьлек сабый яки 82 яшьлек олы апаныкы булуында әллә аерма юк. Югалтуга нокта куеп, әтисез калуны бар җаны белән аңлап, шул балачагында түгеләсе яшьләрдер болар.

–Менә әтекәем әле үлгән кебек түгелепләр елап ятам,–ди Кайнәт апа. Ул 1944 елның февралендә хәбәрсез югалган әтисе Гыйльметдин Галаутдиновның кайда күмелгәнлеге турында хәбәр алган. Әтисен югалту хәсрәтен кабат кичереп күз яшьләренең кабат яңарган мәле.
Хәбәр Беларусь Республикасы Житковичи шәһәрендә яшәүче Айсылу Ильясовадан килә. Хат безнең редакциягә җибәрелгән була. Тик хәзер электрон хәбәрләшү заманы бит, Кузбай авыл биләмәсе башлыгы Роза Габделхаковага социаль челтәрләр аша килгән бу яңалык Кайнәт апага алданрак барып ирешкән иде.
Бу хакта язманы киләсе санда укырсыз.
Читайте нас: