Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2018, 16:05

“Гаилә–тел сакчысы” бәйгесендә лауреат булдылар

Күптән түгел Бөтендөнья башкортлары Корылтае башкарма комитеты тарафыннан оештырылган “Гаилә–тел сакчысы” конкурс-фестиваленә йомгак ясалды. Анда безнең районнан Галковлар гаиләсе катнашып, лауреат исемен яулады.

Бәйгенең район этабында җиде гаилә катнаша. Конкурс таләпләренә ярашлы, “Визитка”, “Туган телемдә сөйләшәм”, “Дәү әнием сандыгы” дигән темаларга төшерелгән видеоязмалар республика дәрәҗәсендәге абруйлы жюри игътибарына тәкъдим ителә. Алар арасында Таңатар авылыннан Галковлар гаиләсе, беренче урынга лаек булып, район мәгариф бүлегенең дипломы белән бүләкләнә.

Гөлсинә һәм Финарит Галковлар – икесе дә педагоглар, күркәм гаиләләрнең берсе буларак, авылда хөрмәт казанган кешеләр. Өч бала үстереп, аларга лаеклы тәрбия бирүләрен “алма агачыннан ерак төшми”, дип, үзләренең укытучы булуларына гына бәйләргә кирәкми. Бар яклап та өлгеле алар. Мәктәп директоры булган Гөлсинә Рәүдәт кызының тынгысыз эшендә Финарит Анатольевич һәрчак ышанычлы терәк һәм ярдәмче. Ата-бабаларыбызның гадәт-йолаларын саклап, өлкәннәргә хөрмәт белән караган гаиләдә әтиләре Анатолий абый да тәрбияләнә. Күркәм гамәлләр Галковларның өч кызларының тәрбиясендә дә чагыла. Олы кызлары Рәмилә БДУның Бөредәге филиалында белем ала, Ралина, Рания–мәктәп укучылары. “Берсеннән-берсе акыллы, булдыклы кызлар”, диләр укытучылар алар хакында.

Бәйгенең республика этабы “Башкортостан” концерт залында гаиләләрнең иҗади чыгышлары белән үтә. Галковлар шушы республика ачык конкурс-фестивалендә “Тормышны җыр-моң белән бизәп яшәгән, ата-бабалар йоласын буыннан-буынга тапшыручы иҗади гаилә” номинациясендә лауреат исемен яулый. Аларга Бөтендөнья башкортлары Корылтае (конгрессы) дипломы тапшырыла.

Халкыбызның күркәм гадәтләрен саклап яшәгән һәм аны республика күләмендә чагылдырган Галковлар гаиләсенә иминлек һәм уңышлар телибез.

Л.Арсланова, китапханәче.


Читайте нас: