Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель 2018, 16:01

Фаҗигаләрне булдырмас өчен

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә йортында булган фаҗигадән соң РФ генеральный прокуроры Юрий Чайка күрсәтмәсе буенча бөтен ил буйлап кешеләрнең күпләп була торган объектларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре үтәлеше тикшерелә.

Мондый тикшерүләр безнең районның да сәүдә йортларында, магазиннарда үткәрелеп, аларның нәтиҗәләре 16 апрельдә районның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында тикшерелде. Комиссия утырышын район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов алып барды.

Утырышны ачып, комиссия рәисе урынбасары Наил Әхмәтгалиев, Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең статусы белән таныштырды һәм аның карарлары һәр комиссия әгъзасы һәм җитәкчеләр тарафыннан берсүзсез үтәлергә тиешлеген ассызыклады.

Районның сәүдә объектларын тикшерү нәтиҗәләре буенча доклад белән янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Илфат Гыйндуллин чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул тикшерүләр барышында “Огонек”, “Пчелка”, ПО “Смак”, ИП “Шакиров”, ООО “Горизонт”, “Пятерочка” һәм башка сәүдә объектларында янгын хәвефсезлегенә кагылышлы бик күп кимчелекләр ачыклануын билгеләде. Ул объектларның күбесендә янгыннан саклану сигнализацияләре эшләмәве, янгын сүндергечләр булмавы, биналарның зурлыгы, биеклеге тиешле таләпләргә туры килмәү, керү-чыгу урыннарның бик кысык булуы һ.б. зур борчылу тудыра. Бу җитешсезлекләр билгеләнгән срокларда бетерелеп, сәүдә объектлары янгын хәвефсезлегенең барлык таләпләренә җавап бирергә тиеш. Шул очракта гына аларның киләчәктә тоткарлыксыз эшләве рөхсәт ителәчәк.

Киңәшмәдә шулай ук районның баш архитекторы Азат Фәйзрахманов, хакимиятнең баш белгече Илнур Вафин, 72 санлы янгын-коткару часте начальнигы Илгиз Яппаров янгын хәвефсезлегенә кагылышлы киңәшләре, күрсәтмәләре белән чыгыш ясады, урынлы таләпләрен җиткерде.

Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов үзенең чыгышында тикшерүләр барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерү буенча эшлекле чаралар күрергә, кешеләрнең хәвефсезлеге, хәтта гомере белән бәйле бу мөһим мәсьәләдә кулга-кул тотынышып, бергәләп эшләргә һәм законнарны, кагыйдәләрне бернинди дә фаҗигаләр булмаслык итеп үтәргә боерды.


Читайте нас: