Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2018, 13:41

Төбәк башлыгына соравыңны бир!

19 апрельдә 19.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры эфирда республика халкы со­рауларына җавап бирәчәк. Әлеге программаны Башкортстан Юлдаш телевидениесе, “Русия-24. Башкортостан”, “Вся Уфа” телеканалларында карарга, “Спутник FM”, “Радио России Башкортостан” радиостанциясе аша тыңларга мөмкин булачак.

Башкортстан Башлыгына сорауны төбәкләрдән туры эфирда, шалтыратуларны эшкәртү үзәгенә мөрәҗәгать итеп, шулай ук, алда әйтелеп үтелгән телеканаллар сайтында махсус форманы тутырып бирергә мөмкин.


Бердәм үзәк кичә эшли башлады, ул 19 апрельдә программа тәмамланганчы эшләячәк. Анда 9-18 сәгатьләрдә 8-800-347-03-47 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.

Читайте нас: