Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 апрель 2018, 12:00

Күз алдымда Кемерово...

Күз алдымда инде ничәнче көн Төтен эчендәге балалар, Колагымда дөбердәгән тавыш... Нәни куллар ишек кагалар.

Күз алдымда инде ничәнче көн

Ялкын эчендәге сабыйлар...

Гаеплеләр ничек яши икән,

Ничек алар вакыт саныйлар?...


Күз алдымда инде ничәнче көн

Йөрәк өзгеч шушы күренеш...

Акылыма сыймый, җаваплының

Йокылары ничек,

ничек көнкүрмеш?...


Күз алдымда инде ничәнче көн

Ярдәм көткәннәре сабыйның...

Ышануы ишек ачасына

Апаныңмы яки абыйның...


Күз алдымда инде ничәнче көн

Ыңгырашулары баланың...

Канлы яшьләренә кушылабыз

Кемерово дигән каланың.


Күз алдымда инде ничәнче көн

Шашып елаганы ананың...

Куенына җирнең салырга да

Сөякләрен белми баланың...


Күз алдымда инде ничәнче көн

Җил актара кара күмерен...

Әй, Ходаем, нигә кыска иттең

Шушы сабыйларның

гомерен?...


Күз алдымда инде ничәнче көн

Шул бәхетсез бала йөзләре,

“Коткарыгыз безне, әни”- дигән

Телефонга язган сүзләре...


Күз алдымда инде ничәнче көн

Дөрләп яна сәүдә ноктасы...

Йөрәгебез безнең типкән чакта

Авыртуның юктыр туктасы...


Мәсүфә Әюпова.


Читайте нас: