Тәгъзимә Газиатуллина Бустанай авылында 1927 елның 28 мартында туа. Авыр еллар була бу, кыз җиденче классны тәмамлагач та колхозда эшли башлый. 1941 елда әтисе Бөек Ватан сугышына алына. Гаиләдә дүрт бала кала, колхоз эше белән бергә, үзеннән кечерәк апайларын карау да аның өстендә. Бу елларның авырлыгы үсмер кыз иңенә дә салына. Колхозда эш көннәре иртәдән кичкә кадәр сузыла. Язгы чәчү вакытларында иртәнге дүрттә басуда буласың, караңгы төшкәч кенә кайтасың. Бөтен эш кул белән башкарыла, атлар хәлсезләнгәч, сабанга сыер җигәргә туры килә, алары тыңлашмый җәфалый. Халык ачлыктан интегә, чөнки үстерелгән бөтен ашлык фронт өчен дип дәүләткә тапшырыла. Язын бакчадан черегән бәрәңге җыялар, кычыткан, какы кебек үләннәр күпләрне үлемнән алып кала. Башка хатын-кызлар кебек, Тәгъзимә апа да, капчык асып, 45 чакрымнан чәчүлек орлык ташый, печән чаба, фермада эшли.
Авылдашлары тырыш кызны бригадир ярдәмчесе итеп куялар. Фронттагыларны икмәк белән тәэмин итү өчен алар дүрт ел бер ялсыз хезмәттә була. Үзләренең тамагы ач булса да, өшесәләр, туңсалар да фронттагы әтиләре, абыйлары, ирләренә ярдәм итәр өчен барын да эшлиләр.
Тәгъзимә Хәмәтгариф кызы утыз биш яшендә унбиш көнлек улы белән тол калган Әнгам Муллахан улына тормышка чыга. Бу баланы ул үзенеке кебек итеп тәрбияли, тагын ике кызлары дөньяга килә. Балаларга яхшы тәрбия биреп, укытып, олы тормыш юлына чыгаралар. Улы Фидәрис Златоуст металлургия заводында бригадир булып эшли, Яңавылда коммуналь хуҗалыкта бухгалтер булып эшләгән кызы Гөлнәрия лаеклы ялга чыкты. Әнзимә Нефтекамада мәгариф идарәлегендә хезмәт сала. 91 яшьлек тыл ветераны өч баласы, дүрт оныгы һәм оныкларының алты баласына куанып яши.
Фидакарь хезмәте өчен “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы намуслы хезмәте өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган. Тәгъзимә Газиатуллина кебекләрдән башка Җиңү булмас иде.