Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2018, 11:27

Елгалар “Йокы”дан уяна

Шушы көннәрдә республика коткаручыларына ташкынга бәйле 300дән артык хәбәр килгән. Алар һәр очрак буенча тиешле чаралар күрә. Фаразлар буенча, елгалар боздан 11 апрельдә ачылырга тиеш иде. Бу алдарак башланды. Ишембай районында – Тайрук, Стәрлетамак районында – Стәрле һәм Ашкадар, Шакша төбәгендәге – Караидел, Бишбүләк районында – Дим, Зианчура районында – Касмарка, Мишкә районында Бөре елгалары вакытыннан алда ачылды.

Әлегә ташкын хәвефе янаган елгаларның күпчелеге “йокы”да. Моны “Башгидромет”ның вакытлыча су үлчәү белән шөгыльләнүче – 40 һәм тәүлек әйләнәсенә эшләүче 17 гидропосты раслый. 10 апрельдән Бөрҗән районында Агыйдел елгасында һәм Белорет районында Инҗәр елгасында шартлату командалары эшли башлады. Өршәк һәм Сакмар елгаларында шартлату эшләре башкарылды да инде.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә узган оператив киңәшмәдә республика территориясендә ташкын хәленә бәйле мәгълүмат җиткерелде.
– Апрельнең беренче атнасында, җылыту сәбәпле, 27 муниципалитетта йортларны, йорт яны территорияләрен һәм урамнарны ташкын сулары басуның 250гә якын очрагы теркәлде, – диде республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров. – Аларның нәтиҗәләрен бетерү белән коммуналь, юл һәм коткару хезмәтләре шөгыльләнә.
11 апрельгә ташкын 30дан артык торак пунктны басты, дип хәбәр итә әлеге комитет. Бу көнгә су басуның 78 очрагының 58ендә хәлләр яхшырган.
Белгечләр фикеренчә, быел 80 мең кеше яшәгән 257 торак пункттагы 20 мең торак йорт, шулай ук биш предприятие ташкын зонасында калырга мөмкин.

Читайте нас: