Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2018, 18:57

Борайда – яшьләр форумы

12 апрельдә Борай өченче санлы мәктәбендә “БурАвестник” исемле яшьләр форумы үтте.

Форумда катнашучыларны яшьләр сәясәте секторы мөдире Салават Муллагалиев сәламләп, килгән кунаклар белән таныштырды. Чараның пленар өлешендә район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының тәрбия эше буенча баш белгече-эксперты Розалия Мортаева, медицина профилактикасы республика үзәге психологы, БДПУ доценты Элина Сафина, Яшь депутатлар ассоциациясе рәисе урынбасары Марат Ахунов чыгыш ясады
Артабан дүрт белем арттыру мәйданчыклары эшен башлады: “Проектлар конвейеры” (спикеры Р.Мортаева), “Яшьләр праймеризы” (спикерлары М.Ахунов һәм район яшьләр советы рәисе Р.Муллагалиев), “Киберхәвефсезлек” (спикеры Э.Сафина), “Хәзерге заманда волонтерлык” (спикеры психолог, яшьләр белән эшләүче белгеч Г.Гәрәева).
Ахырда форумда катнашучылар өчен яшәү хәвефсезлеге буенча квест оештырылды. Форумнан фотоларны http://alga-rb.rbsmi.ru/gallery/%D0%BF%D1%80%D0%BE%D0%B0%D0%BD%D0%B2/ сылтамасы аша карый аласыз.
А.Фазлетдинова.
Читайте нас: