Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2018, 17:44

“Ил-күкләребез тынычлыгына сөенәм”, –

Маһирә апа, матур киемнәрен киенеп, түр башына утырып алган да хәтер йомгагын сүтә дә сүтә. Ә аның башы бик еракка, Бөек Ватан сугышы чорындагы ачлы-туклы, баш күтәрми эшләп үткәргән балалык елларына барып тоташа. Ул бүгенге мул тормышның һәр сәгате, көненә шатланып сөйли дә сөйли. Хатирәләре аны үсмер кыз чагына алып китә.

Иске Кизгән авылында гади колхозчылар Хәйрә белән Маһиян гаиләсендә дүртенчегә кыз бала дөньяга аваз сала. Аңа әтисенә якын булган Маһирә исеме кушалар.

Колхоз эшеннән башканы белмәгән ата-ана балаларын да кул арасына тиз кертә, укыту беренче урында тормый. Маһирәнең дә бар белеме ике сыйныфтан артмый.

–Җиде яшьтә әниләр белән басуда көлтә бәйли идек, колхозның башка эшләреннән дә калдырмадылар, – дип ул тукталып кала. Хәтере ярыйсы булса да, күзләре начар күргәнлектән, тыңлыйлармы мине, дигән сыман ым ясый. Аннары янә җайлап кына әңгәмәне дәвам итә.

–Уналты яшьлек кызларны җыеп, Борайдан кырыклап кызны торф чыгарырга дип Ленинград өлкәсенә эшкә алып киттеләр. Анда баргач, төзелештә агачтан ясалган носилкаларда цемент, комташ, кирпеч ташыттылар. Бөек Ватан сугышы башланганда без шунда идек. Советлар иленең беренче башкаласын фашистлардан саклау өчен хатын-кызларны шәһәр тирәли окоп казырга озаттылар. Туптан аткан тавышлар көннән-көн якынлашты, куркышабыз. Инде фашистлар, мөгаен, Ленинградны камап алган вакытлар булгандыр, тиз арада тылга табан йөгерергә, дигән боерык булды. Көрәк, кәйләләрне ташлап, җан көчкә чаптык. Урманда юлда очраган җимеш белән тукланып, дүрт тәүлек кача-поса хәлдән тайганчы йөгерә торгач, үзебезнең элекке төзелеш мәйданына кайтып егылдык. Аннары азмы-күпме азыгын юнәтеп, су юлы белән пароход, баржаларга утыртып кайтарып җибәрделәр. Немец бомбаларыннан да чак исән калдык. 36 көн дәвамында су, елгалар буйлап ага торгач, Агыйдел елгасындагы Вострецово пристаненә килеп җиткәнбез. Борайдан киткән сигез кыз, ниһаять, туган җиребезгә аяк бастык. Авыл капкасын кергәндә төн урталары иде. Әти-әниләр белән хәбәрләшә алмаганлыктан, безнең исән булуга инде өметләре өзелгән. Күрешү шатлыгының иге-чиге булмады. Унсигез яшемне шулай читтә тутырып кайттым.

Бу Бөек Ватан сугышы барган иң авыр елларының берсе була. Авылда егәрле ир-егетләрне хәрби хезмәткә алганнар, өлкән яшьтәгеләр белән бала-чага эшкә җигелгән. Маһирәгә колхоз атларын карау, көтү йөкләтелә. Ул тиз арада атланып чабарга, сбруялар белән эш итәргә өйрәнә. Көнозыны басу мәшәкатьләрендә булган атларны төнен көтүдә көтәләр. Аз гына сиземләми калсаң, бүреләр һөҗүме эзәрлекли. “Аларны куркыту өчен үзем кебек кызлар белән бар тавышка кычкырып җырлый торган идек”,– ди тыл һәм хезмәт ветераны.

Бөек Җиңү таңы атарга берникадәр вакыт алда авылга сугыш һәм күңел яралары белән солдатлар кайта башлый. Ике кул таягына таянган яшь егет, Маһирәнең булачак тормыш иптәше Рахимҗанны, иң мөһиме исән бит, дип шатланып каршылыйлар. Ул, авыр яралы аякларына берничә кабат операция ясатып, табибларның осталыгы нәтиҗәсендә ампутациядән котылып калуга ирешә. Әмма шулай да бер аягы икенчесеннән җиде сантиметрга кыскарак кала.

–Мин яугир солдатны ничек бар, шулай кабул иттем. Бик матур, тату яшәп, алты бала тәрбияләп үстердек. Үзебез дә, балалар да эштән башканы белмәде. Тормышта һәрберсе үз юлын табып, гаиләсен корды. Хәзер минем дүртенче буындагы балаларның, оныкларның бәбиләре үсеп килә, – дип ак инәй гаилә шәҗәрәләре хакында да сөйләп ала. Сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак, хөкүмәт ярдәме белән яңа фатир сатып алынган. Ул шушы җылы, якты, иркен фатирда кызлары тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Кызлардан өлкәне – Казанда яшәгән Зәһиясе әнисе янына кайтып берничә ай торып китә. Аны Иске Кизгәндәге Зәһибә белән Рәфия алыштыра. Уфадан Фидәлия дә озак көттерми. “Урожай” хуҗалыгы бухгалтериясендә көч салучы Рәзилә белән кияве Кадим көненә ике-өч килеп урарга, ниндидер ярдәмен күрсәтеп китәргә күп сорамас.

95 яшен аек акыл, яхшы кәефтә, сәламәтлектә яшәп каршылаган хөрмәтле анадан озак яшәү серен әйтүен үтенәбез. Ул, бер дә аптырамыйча: “Кешеләргә карата ихтирамлы, игелекле булыгыз, яшел еланны авызыгызга якын китермәгез, хезмәт сөегез. Бәхетегезгә шулай ирешерсез, – ди гади генә итеп. – Мин начарлык кылганымны хәтерләмим. Безнең буынга төшкән авырлыклардан соң бүгенге мул, тыныч тормышыбыз оҗмахка тиң, шуның кадерен җибәрмик”.


Р. Шаматов.


Читайте нас: