Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 апрель 2018, 17:40

Алучысы да сөенә, сатучысы да канәгать

Беркем дә алданмый һәм алдамый да торган сәүдә бу. Алучысы кирәкле әйберен алганга сөенә, сатучысы товарын сатканга канәгать. Товар сыйфаты, хезмәтләндерү, тәкъдим итә белү–иң югары дәрәҗәдә. Банкадагы салатлар, тозлаган яшелчә, суты үтә күренмәле, җиләкләре эреп торган вареньелар дисеңме. Барысы да бернинди кирәкмәгән катнашмаларсыз, экологик чиста ризыклар. Кабакны турап чыгарганнар, алып кайт та бәлеш пешер. Сатулашу юк дәрәҗәсендә: сатучылар үзләре үк хакны төшәбез дип тора, алучы да артык төшертергә кыенсына – тиз килешәләр. Нинди идеаль сәүдә дисезме? Балалар ярминкәсе бу.

Тансык яз җылысы, аяк астындагы карлы суга да игътибар итеп торасы юк, яз бит, булыр инде. Сәхнәдә балалар җыр-биюгә осталыгын күрсәтә. Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин, укучыларны, укытучыларны бәйрәм белән котлап, район педагогик берләшмәсенең уңышларын барладылар. Мәйданда, әйтелгәнчә, сәүдә гөрли. Өстәлләрдә самавыр кайнап утыра, тәбикмәк, камыр ризыклар тезелгән. Ванышныкылар таба исе чыгара, тәбикмәкнең табадан төшкәнен генә дә авыз итәргә мөмкин. Бәрәңге, яшелчәләр үтемле булды. Бар мәктәп укучылары да кул эшләренә оста икән: Кодашлар, Шабайлар үзләре бер рәт булып сәүдә итә. Яңа Тазлар, елдагыча, үрелгән кәрзиннәре белән исне китәрә.

–Кызыл чөгендер, кишер, суган, сарымсак саттык. Балалар җәен мәктәп бакчасында үстергән бу яшелчәләр карбазда сакланды, шуңа аларның сыйфаты да яхшы,–дип сөйли мәктәп директоры Лүзә Дугинова.

Кулдан эшләнгән мебель–үзе бер сәнгать, куна тактасы, уклау кебек кухня кирәк-ярагының иң яхшысы шушы ярминкәдә генә. Борай гимназиясеннән Фәнзир Ногманов эшләгән картиналарны карар өчен генә дә килергә була.

Ярминкәнең җиңүчеләре дә билгеләнде. Беренче урын Борай гимназиясенә бирелде, беренче санлы балалар бакчасы–икенче, Яңа Тазлар мәктәбе өченче урыннарны алды. Бу көнне 300 мең сумлык товар сатуга куелган һәм аларның 96 мең сумлыгы сатылган.

–Җиңүчеләрне билгеләгәндә сату күләме, товарлар төрлелеге һәм сәүдә урынын формалаштыру, товарны тәкъдим итү төп критерийлар буларак каралды,–дип сөйли мәгариф бүлеге методисты Эльвира Данилова.

Сәхнәдә концерт тәмамлануга спорт ярышлары, уеннар башланды. Балалар ярминкәсе сәүдә урыны гына түгел, балалар өчен дә, аларга карап сөенгән өлкәннәр өчен дә көтеп алынган бәйрәм кебек матур үтте.

Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: