Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2018, 12:41

Корыч атлар җигүле

Район крестьян-фермер хуҗалыклары берләшмәсе рәисе Әхләф Зарипов һәм аның җитәкчелегендә көч салучы механизаторлар техникаларын әзерлек сызыгына куйды.

Фермерның дүрт берәмлек тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторлары, авыл хуҗалыгы машиналары бүгеннән басуга чыгарга мөмкин. Техника төзеклеге өчен җаваплы механизаторлар аларны көздән үк ремонтлап кышкы саклауга бастырган иде.

–Басу мәшәкатьләреннән иртә язда дым каплауда чылбырлы тракторга тиңдәш юк икәненә тиз төшендек. Шушы максатта, искедән булса да, ДТ-75 тракторын ремонтлап, эшкә яраклы хәлгә китердек. Механизатор Радик Гарипов, әлеге корыч атында күпьеллык үләннәрне тырматканнан соң, дым капларга чыгачак, ашлык урагы барган көннәрдә үк туңга сөрә башлаячак, – ди Әхләф планлаштырылган агротехник чаралар хакында.

Бөртекле культуралар чәчүдә көч салачак механизатор Азамат Мостафин чәчкеч агрегатын төзекләндереп тә куйган. Чәчүлек орлык чыгаруда, чәчүлекләрне кәтүкләүдә эшлисе Руфат Низаметдинов, Рамил Хөсәенов та корыч атларының сынатмаячагына ышаныч белдерә. Планлаштырылган мәйданнарда – 180 гектарда үләннәрне тырматып, 550 гектарда иртә культуралар чәчүне алар санаулы эш көннәрендә төгәлләргә ниятли. Техникага техник карау үткәргән дәүләт инспекторы Илдар Мәхмүтов та, язгы кыр эшләренә әзерлеккә яхшы бәя биреп, механизаторларны дәртләндерде.

Бу көнне ул әлегә кадәр механизаторларга ярдәмләшеп йөргән Рамил Зарипов белән Рамил Хөсәеновка тракторчы-машинист таныклыгы тапшырды, вакыты чыкканнарын яңасына алыштырып бирде. Шулай итеп, фермер хуҗалыгында корыч атларны законлы йөгәнләргә хокуклы механизаторлар артты.

Р. Шәймөхәмәтов.


Читайте нас: