Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2018, 14:31

Бәхетсезлеккә чик куелды

27 гыйнвар көнне районыбызның бер авылында тәрбиягә алынган үсмер өеннән чыгып китә. Аның басу аша, кар ерып, ерактагы авылга барырга юл тотканы ачыклана.

Үсмерне эзләргә чыккан полиция вәкиленә авылдашлары да булыша. Үзенең каргизәре белән эзләшергә Чишмә-Борай авылыннан килгән Фазыл Марат улы Әхмәтшин, эзе буенча барып, хәлсезләнгән үсмерне таба. Кышкы суыкта өшеп, туңу – көтелмәгән бәхетсезлеккә чик куела. Кеше кайгысына битараф булмаган Ф. Әхмәтшинга Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.

И. Зиялтдинов, район буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы.


Читайте нас: