Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2018, 10:52

Язгы бозга кермәгез!

Ел саен Русиядә, төрле сәбәпләр буенча, суда 20 мең кеше һәлак була. Алар арасында юка боз өстендә балык тотучылар һәм, әти-әниләренең тыюын тыңламыйча, куркыныч урында калган балалар бар.

Яз көне боз үзенең ныклыгын тиз югалта. Андый чорда бозга керү хәвефле генә түгел, ә катгый тыела. Сулыктагы бозның калынлыгы барлык урында да бертөрле түгел, иң юка боз - яр буйларында.
Берүзегез генә беркайчан да бозга кермәгез.
Бозга керер алдыннан аның ныклыгына инаныгыз, хәл-шартларны бәяләгез, әйләнеп кайтырга туры киләчәк маршрутны билгеләгез.
Үзегезнең алдагы һәм ян яктагы бозга озын таяк белән бәреп карагыз, әгәр шуннан соң боз өстенә су чыкса, сак кына артка борылыгыз. Ярга табан тыныч кына, аякларыгызны боздан алмыйча барыгыз.
Әгәр боз өсте купшакланган, кайбер урыннарга су чыккан икән, анда беркайчан да кермәгез.
Язгы боз, кышкысы кебек, хәвеф турында кисәтеп чатырдамый, ә аз гына чыштырдап ватыла. Бозның ватылуын түбәндәгечә кисәтергә була: бозга ятарга, мөмкин кадәр күбрәк терәлү мәйданын биләп, таякка таянырга һәм ярга таба шуышырга кирәк.

Читайте нас: