Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2018, 17:03

“Йөрәк кушуы буенча сайладык!”

“Ел укытучысы-2018” республика бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды.Һәр елны язның иң күркәм чараларының берсе булып үтүче “Ел укытучысы” республика конкурсы артта калды. Бу көннәрдә зур дулкынлану кичергән укытучылар 31 мартта М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына бәйгене ябу тантанасына җыелды.

Һөнәри осталык бәйгесендә быел 141 укытучы катнашты. Аларның һәркайсы — шәһәр күләмендә яки районда беренчелекне яулап килгән талантлы педагоглар. Шулар арасыннан 56сы — “Ел укытучысы-2018”, 45е — “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, 32се — “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, 14е — “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” һәм 41 катнашучы “Елның иң яшь укытучысы” исеме өчен көрәште.


Конкурсны үткәрү тәртибенә үткән елда ук үзгәрешләр кертелгән иде. Башта конкурсантлар Интернет аша “Методик портфолио” тәкъдим итте, аннары башкала мәктәпләрендә ачык дәресләр күрсәтте. 26 мартта Мәгарифне үстерү институтында “Башкортстанның ел укытучысы-2018” республика һәм “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсларын ачу тантанасы үтте. Шул ук көнне бәйгедә катнашучылар эссе язды. 27-28 мартта укытучылар “Осталык дәресе”ндә яңа алымнарын, заманча фикерләү сәләтен, югары һөнәри осталыгын исбатлады. 29 мартта 10 конкурсанттан торган төркемнәр “Мәгариф проекты”н яклады. Соңгы турга чыгучы педагоглар “Мәгариф сәясмәннәре түгәрәк өстәле”ндә катнашты. Ул “Киләчәк мәктәбе — проектлар мәктәбе” дигән темага багышланды.

Ниһаять, педагогик бәйгедә үзләрен сынарга килгән укытучыларның иң-иңнәре билгеле булды. Быел “Ел укытучысы” исеменә Уфаның 39нчы гимназиясенең инглиз теле укытучысы Эмма Сафиуллина лаек булды. “Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы” төбәкара конкурсында Уфаның 5нче лицее укытучысы Нурзилә Надыргулова җиңү яулады. “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы” исеме — Әлшәй районының Раевка 4нче мәктәбе укытучысы Эльза Шевяховага, “Елның иң яшь укытучысы” исеме Стәрлетамак 7нче мәктәбенең информатика укытучысы Олег Саргаевка бирелде.

Республиканың иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып Стәрле­тамак шәһәренең 20нче мәктәбеннән Римма Галиева танылды. Шулай ук, Борайның 2нче гимназия­сеннән Әлфия Әсләмова, Краснокама районының Яңа Кабан мәктәбеннән Линара Сәлимова, Бәләбәй татар гимназиясеннән Ми­ләүшә Хәйбунасова, Уфа­ның 98нче мәктәбеннән Ирина Сәмигуллина “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесе финалчылары булды.
Сухомлинский исемен­дәге медаль быел Авыргазы районының башкорт теле укытучысы Рәйсә Исламгулова һәм башкаланың 110нчы мәктәбенең физика укытучысы Любовь Александровага тапшырылды. Ә онлайн тавыш бирү нәти­җәсендә, 43 мең 206 тавыш җыеп, Уфаның 30нчы мәк­тәбеннән математика укытучысы Артем Баянов җиңү­гә иреште.
Республика бәйгесендә абсолют җиңүче исеменә лаек булган Эмма Сафиуллина — ике дистә елга якын балаларга чит телләр буенча белем бирүче билгеле педагог. Аның укучылары — Бөтенрусия, республика олимпиадалары җиңүче­ләре, фәнни конференция­ләрдә призлы урыннар яулаучы яшь тикшеренүчеләр.
— Екатерина II заманыннан ук кошчыкларын туендырыр өчен йөрәген өзгә­ләүче пеликан укытучылык символы булып санала. Укытучы һөнәрен без дә йөрәк кушуы буенча сайладык. Әлеге конкурс Башкортстан укытучылар бер­ләш­мәсенең барлык осталыгын, иҗади­лы­гын үз эченә алган, — диде Эмма Эдуард кызы.
Республика укытучылары өчен зур әһәмияткә ия булган конкурс быел да иң көчлеләрне, иң сәләтлеләр­не ачты. Аларның тырыш хезмәте махсус призлар, мактау кәгазьләре белән бәяләнде. Җиңүчеләр исә “Башкортстанның мәгариф отличнигы” исеменә дә лаек булды.
Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.
Читайте нас: