Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2018, 18:50

Сәбәпләрен кайдан эзләргә

Быелгы өч айда Борай районы территориясендә янгыннар чыгу һәм анда кешеләр һәлак булу сәбәпләрен тикшергәннән соң, түбәндәге нәтиҗәләрне ясалды. Бу чорда ике янгын чыгып, аларда ике кешенең гомере өзелде. Узган елда исә ике янгын очрагы булган, аларда бер кешенең гомере өзелгән. Районның 11 авыл биләмәсендә, янгыннар чыгу һәм аларда кешеләр үлеме белән бәйле очраклар булмавын билгеләп, уңай динамиканы күрсәтергә мөмкин. Ике авыл биләмәсендә (Борай һәм Кәшкәләү) янгын чыгу теркәлде.

Янгыннар торак йортлар һәм каралтыларда килеп чыккан, сәбәпләре – мичләр, төтен юлларын, электр корылмаларын монтажлау һәм файдалану кагыйдәләренең бозылуы.

Янгыннарны булдырмау максатында, 72нче янгын-коткару частеның личный составы һәм Борай авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре белән берлектә март аенда профилактик рейдлар үткәрелде. Рейд барышында район үзәгендәге күпфатирлы йортлар һәм күмәк халык тарафыннан файдаланыла торган урыннар тикшерелде, имин булмаган гаиләләр яшәгән йортларга аерым игътибар бирелде. Фатирларда яшәүчеләр белән көнкүрештә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен саклау турында инструктаж үткәрелде, янгынга каршы тематикага искәрмәләр тапшырылды.

Янгын вакытында өй телефоныннан–01, кесә телефоныннан 101 саннары белән шалтыратырга кирәклеген искә төшерәбез. Диспетчерга исем, фамилиягезне, янгын адресын әйтегез, аннан соң аны игътибар белән тыңлап, сорауларына җавап бирегез.

Р. Шәмсияров, 72нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары.
Читайте нас: