Аз гына тарихи чигенеш. Революция, азатлык һәм җир–бу ялкынлы сүзләр Русия составындагы халыкларның да үзаңы уянуга китерә. Бәләкәй Башкортстан, Олы Башкортстан чикләрендә үзаллы республика төзү максаты алга куела. Милли хәрәкәтне большевиклар да, аклар да үзенчә файдаланырга тырыша. Автоном республика төзүдә көньяк башкортлары гына түгел, төньяк-көнбатыш башкортлары да катнаша. Борай авылы башкортлары беренчеләрдән булып халык чуалышларында автономия идеясен күтәреп чыга. “1918 елның 18 мартында Оренбургта Башкорт Хөкүмәте кулга алынуга Борайда Башкортстан республикасына кушылу теләге белән Борай Башкорт милли Советы (шурасы) үзенең һәм күрше сигез волостьның территориясен Борай кантоны дип игълан итә.” (С. Хәмидуллин, “Башкортостан” гәзите). Бу төбәктән 500 пот иген, 30 мең сум акча җыярга наряд килә. Ул вакыттагы большевик рухлы “Көрәш” гәзите язуынча, большевиклар динне бетерә, мәчетләрне җимерә дигән коткы таратыла. Күтәрелешнең җитәкчеләре Борай бае Шәрәфи Хәмитов һәм Дүртөйледән Сәхипзада Мәкъсутов була. Борай кантоны ай ярым вакыт дәвамында яшәп кала
Семинар район мәдәният йортында сәнгать осталарының чыгышы белән башланды. Чараның практик өлеше район үзәгендәге өч мәктәптә дәвам итте. Борай беренче мәктәбендә “Борай башкорт автономиясе. Бер гасыр аша караш” дип аталган ачык дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Азат Арсланов үткәрде. Дәрестә укучылар вакыйгаларга төрле яклап бәя бирде һәм аны халыкның республика булып оешуга омтылышы дип карады. Борайдагы “сәнәк сугышы” язучы Али Карнайның “Без кайтырбыз” әсәре белән әдәбиятка да кереп калган. Укучылар һәр конфликтны чишүнең бердәнбер дөрес юлы сөйләшүләр аша башкару дигән нәтиҗәгә килде. Бүгенге дөнья сәясәтендәге хәлләр күзлегеннән бу аеруча мөһим. Шулай ук үз фикереңне әйтергә тырышу, актив гражданлык позициясендә тору да уңай күренеш буларак бәяләнде. Ачык дәресләрне Борай гимназиясендә– Айгөл Нуриева, өченче мәктәптә Рәмилә Дәүләтбаева үткәрде. Кунаклар, заманча технологияләргә нигезләнгән дәресләр, класстан тыш чаралар районның белем һәм тәрбия бирү дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтә, дип билгеләде.
Туган якны өйрәнү музее да урнашкан район үзәк китапханәсе бинасына 1918 елның мартында Башкортстан автономиясенең Борай башкорт кантонын һәм Борай башкорт милли шурасын оештырган шәхесләрнең якты истәлегенә багышланган мемориаль тактаны ачуда республиканың абруйлы тарихчылары, билгеле шәхесләре катнашты. Семинарның практик өлешен Башкортстан Республикасы Корылтай аппараты җитәкчесе Рөстәм Баянов алып барды.
Чарада республиканың төньяк-көнбатыш төбәге районнары, Бөре, Благовещен шәһәреннән башкортлар Корылтае башкарма комитеты рәисләре, педагогик берләшмәләр вәкилләре, мәдәният хезмәткәрләре, туган якны өйрәнүчеләр, Борай районы авыл биләмәләре башлыклары катнашты. Аларны Борай Башкортлары корылтай рәисе Илгиз Харисов, район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов тәбрикләде.
БДУның Тарих һәм дәүләт идарәлеге институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Нурислам Калмантаев 20 гасыр башында (1900-1917 еллар) Борай районы башкортларының иҗтимагый-сәяси тормышын бәян итте. Ата-бабаларыбызның алдынгы карашлы, белемгә омтылып яшәвен тарихка “Китап бунты” булып кергән вакыйга да ачык сөйли. Тарих фәннәре кандидаты, журналист, телетапшырулар авторы һәм алып баручы Салават Хәмидуллин безгә район тарихын, башкорт ыруларын өйрәнүгә күп көч салучы буларак та билгеле. Аның фикеренчә, “сәнәк сугышы” стихияле бунт кына түгел, Борай автоном башкорт кантоны оештырылу халыкның үзбилгеләнешкә омтылышын күрсәтә. Ике айдан күтәрелеш бастырыла, әмма бу вакыйга шушы төбәк халкының бердәм республикага берләшү теләгенең чагылышы була. Республика Милли архивының бүлек начальнигы Азат Ярмуллин Башкортстан Республикасының йөз еллыгына багышланган Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Башкортстан республикасы тууы: 100 шәхес” проектын тормышка ашыруны күзаллады.
Борай гимназиясе директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алик Усаев март вакыйгаларының иҗтимагый-сыйнфый сәбәпләренә тукталды. Крестьяннарның җирләргә вотчина хокукын югалтмау белән бергә үзаллылыкка ирешү алга куела, шул рәвешле Кече Башкортстан чикләрендә үз кантоннарын оештыру сәяси төс ала. Тарихчы Әлфис Мөгаллимов кантон оештыручыларның берсе Шәрәфи Хәмитовның шәҗәрәсе белән таныштырды. Тарихи чыганаклардан күренүенчә, Сәхипзада Мәкъсутовның нәсел башы да Колай авылына барып тоташа. Радик Бәхтиев үзенең туганы–Башкортстан милли хәрәкәте эшлеклесе, билгеле дворяннар нәселеннән булган Илдархан Мутинга кагылышлы хатирәләре белән уртаклашты. БДУның тарих, археология һәм этнология кафедрасы доценты Искәндәр Сәетбатталов, башкорт халкының теле һәм милли үзбилгеләнеше темасын яктыртып, Башкортстанның төньяк-көнбатыш башкортларының сөйләме борынгы башкорт теленең нигезе булу мөмкинлеген белдерде. Ул урындагы халыкның теле төрле сәбәпләр белән үзгәреш кичерү турындагы фаразны нигезсез дип табып, бик кыю яңа фикер тәкъдим итте. Якташыбыз язучы-сатирик, шагыйрь, журналист Марсель Сәлимовның чыгышында да урындагы халыкның теле һәм диалектлар турында сүз барды.
1919 елда Башкортстан Республикасы төзелүгә кадәр җиңелдән булмаган зур юл үтелә. Борай җирендә булып узган вакыйгалар да шушы катлаулы хәрәкәтнең әһәмиятле бер өлеше. Борай башкорт автоном кантоны оештырылу Уфа губернасы башкортларының киләчәк Башкортстан республикасы турындагы хыялларының чагылышы дип бәяләнә.