Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2018, 19:10

Чит кайгы булмый

Кемероводагы фаҗига йөрәкләрне яшен уты булып көйдерде. Мондый кайгы аерым булалмый, бигрәк тә балалар гомере өзелгәндә. Шәһәрнең “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында 64 кешенең гомере өзелү турында хәбәр ителә, аларның 40тан артыгы балалар. Югалтуларның авырлыгын сүз белән аңлатып булмый, бернинди акланулар да, янгын сәбәпләрен эзләүләр дә өзелгән сабыйлар гомерен кире кайтара алмый. Югалтулар кичергән кешеләргә кайгы уртаклашуыбызны, хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышуыбызны ничектер аңлатырга теләсәк кенә. Чит илләрнең дәүләт башлыклары кайгы уртаклашуларын белдерә. Ил Президенты Владимир Путин 28 мартны матәм көне дип игълан итте. Илнең барлык төбәкләрендә “Без сезнең белән, Кемерово” дигән сүзләр яңгырый.

Бу көнне район үзәгендә дә кайгы уртаклашу, бөтен ил халкы кайгысында бердәм булуыбызны белдергән чаралар үтә. Үзәк мәйдандагы Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган мемориал янында кайгы митингы булды, кешеләр анда тере чәчәкләр, балалар уенчыклары китерде. Кемерево халкы белән теләктәшлек турында плакатлар урын алды. Җыелган халык алдында район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов чыгыш ясады. Яшьләр үзәге бинасы алды, Сагышлы ана һәйкәле яны Кемероводагы ватандашларыбыз кайгысына битараф булмаганнарның теләктәшлек белдерү урынына әверелде. Бирегә чәчәкләр, уенчыклар китерү дәвам итә.

Бәла кеше башыннан йөри дигәнне безгә искәртеп торасы юк. Борай авылында янгын чыгу аркасында арабыздан вакытсыз китеп барган яшь гаилә–ана һәм баланы югалту авырлыгы онытылып та өлгермәде. Һәркайда сакчыллык, күп кеше җыелган урыннарда чиктән тыш игътибарлылык таләп ителә. Биш яшьлек баланың төн уртасында өйдә ут ягуы һәм автоном төтен-янгын әсбабының сигнал бирүе аркасында гына гаиләнең исән калуы турында район гәзитендө язылып чыккан иде. Социаль челтәрләрдә аны реклама өчен махсус язылган дип сүз чыкты. Уенда нәрсә икәнлеген аңлап булса, ул бала да булмас иде. Мондый очракларда фәһем алып, тискәрегә сапламыйча, барыбызга да бердәм булып саклык чаралары күрергә кирәк.

Әлбәттә, ил буенча төрле тикшерүләр, катгый чаралар күрергә тырышырлар. Тик соңлап өзелгән гомерләрне генә кайтарып булмаячак.

Ф.Бәдертдинова.
Читайте нас: