Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2018, 18:10

Хуш, буранлы кыш, саумы, назлы яз!

Үткән шимбәдә районда озын кышны озатып, язны каршылау чарасы киң билгеләнеп үтте.

Үткән шимбәдә районда озын кышны озатып, язны каршылау чарасы киң билгеләнеп үтте.

Көн белән төн тигезләшкән язгы иртәдә төрки халыкларының Нәүрүз бәйрәме аеруча күңелле, авыллар халкының актив катнашлыгында үтте. Район үзәгенең Сәүдә һәм ял итү мәйданында алма төшәрлек тә урын юк иде, дисәк хата булмас. Бу көнне күпләп азык-төлек продуктлары, мал азыгы, сәнәгать товарлары белән сату итү – ярминкә кызу барды. Күмәк һәм крестьян-фермер хуҗалыклары йөк машиналары һәм трактор арбаларын тутырып бодаен, малга фуражын, печәнен алып килгән. Сәүдә мәйданына чыгарылган бозаулар, сарык бәрәннәре дә үз хуҗаларын тапты. Төзелеш белән шөгыльләнүчеләр өчен Ялдәктәге шәхси эшкуарлар Әхләф Зарипов белән Рәил Ахунов каен тактасы тәкúдим итте, әрдәнә утын сораучылар да булды. Кош-кортлардан тавыклар да сатуга чыгарыла башлау яз килгәнен дәлилләде. Кыш акрынлап үз позицияләреннән чигенә башлады, яз аның үкчәсенә басып килә. Язгы хезмәт кәефе, тормыш-көнкүреш шартларының яхшыра баруы сәхнә түреннән туктаусыз агылган җыр-моңнарда да чагылды. Мәйданда беренче тапкыр корылган тирмә дә игúтибардан читтә калмады.

Үзенең Нәүрүз бәйрәме белән котлау чыгышында муниципаль район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов, кыш айларының нинди авырлыклар тудыруына карамастан, һәр җаваплы оешма, предприятие хезмәтчәннәренең үз иңнәренә төшкән бурычны намуслы башкаруларын билгеләде. Бертөрле өзеклеккә юл куймаган хезмәт коллективларына олы рәхмәтен белдереп, киләчәктәге эшләрендә дә уңышлар, сәламәтлек теләде. Район хакимияте башлыгы бәйрәм ярминкәсендә халыкны бар кирәк-ярак белән тәэмин иткән хуҗалык һәм шәхси предприятие җитәкчеләре, механизаторлар, водительләр исеменә дә мактаулы сүзләрен ишеттерде. Шул вакытта мәйдан уртасына корыч атта (водителе Рифат Сибәгатов) Кыш бабай (Ирек Сабиров, бассейн хезмәткәре) белән Язсылу (Айсылу Карамова, район үзәк китапханәсе) да килеп җитте. Кыш бабай үтеп барган кышта халыкка бертөрле авырлык тудырмаганын әйтеп, киләчәккә якты өметләр баглап, хушлашып, үзенең вәкаләтләрен Язсылуга тапшырды. Авыл кешеләре, игенчеләр, механизаторлар алдында аеруча зур сынау торуын билгеләп, ул орлык тулы капчыкны хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Рөстәм Шаһиәхмәтовка биреп, киләсе язгы кыр мәшәкатьләрен уңышлы башкарып чыгуны теләде. Басуларның баш технологы күрсәтелгән ышанычның акланачагын, язгы чәчүләрнең тиешле вакытында төгәлләнәчәген белдерде.

Аннары Борис Шәрәфгали улы ярминкә, бәйрәм оештыруда җаваплы комиссия әгúзалары белән сату мәйданын урап, һәр ноктада тукталып, аларга урынлы бәясен биреп, карап йөреп чыкты. Мондый алыш-бирешләрне ярминкәдән соң да дәвам итәргә кирәклеген, халыкта авыл хуҗалыгы товарларына, мал азыгына бернинди дә мохтаҗлык булырга тиеш түгеллеген ассызыклап, җаваплы оешмаларга, авыл биләмәләре башлыкларына катгый таләпләрен дә җиткергән район җитәкчесенең тәкúдиме хуплап каршыланды. Базарларда ваклап сатудан да азмы-күпме финанс средстволары тупланып, аларның язгы кыр эшләрен башкаруда файдасы булачак.

Бу көнне сәхнә түрендә урын алган район мәдәният йорты хезмәткәрләре, җыр, бию осталарының чагу чыгышлары бер минутка да тынып тормады. Мәйдан уртасында төрле спорт уеннарында хезмәт коллективлары, яшьләр көч сынашты. Мәсәлән, кул көрәштерүдә, гер күтәрүдә, шахмат уеннарында призлы урыннар яулаган З. Фәрхетдинова, С. Таһиров, И. Хәйдаров, Л. Хистиев, С. Камилҗанов, хезмәт ветераннарыннан А. Юнысов һәм башкалар истәлекле бүләкләргә лаек булды. Җомга көнне исә чаңгы спортының кышкы сезонын ябуга багышланган ярышлар үтте. Анда Ваныш һәм Борай гимназиясе командалары җиңү яулады.

Р. Шаматов.
Читайте нас: