Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2018, 11:57

Социаль юнәлешле сәясәт нәтиҗә бирә

22 мартта Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның илле беренче пленар утырышы үтте, анда утызга якын мәсьәлә каралды.

Депутатлар Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның 2017 елда республика Хөкүмәте эшчәнлеге йомгакларына багышланган чыгышын тыңлады.


— 18 мартта ил тормышында зур иҗтимагый-сәяси вакыйга — Русия Президентын сайлау үтте. Ул Владимир Путинның ышанычлы җиңүе белән тәмамланды. Сез беләсез, дәүләт башлыгы республика өчен күп нәрсә эшли, безнең планнарны һәм башлангычларыбызны һәр­вакыт хуплый, — диде Рөстәм Хәмитов. — Русия Президенты барлык власть органнары алдына зур бурычлар куя. Аларны гамәлгә ашыру өчен безгә зур көч салырга һәм бердәм эшләргә кирәк.
Башкортстан Башлыгы сүз­ләренә караганда, узган елда республикада төп макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика тәэмин ителгән, финанс тотрыклылыгы сакланган.
— Республика Хөкүмәте эшчәнлегенең төп максаты – гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның керемнәрен арттыру. Мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендәге, хезмәт базарындагы хәл, гомумән алганда, яшәү сыйфатын һәм гомер озынлыгын арттыручы социаль шартларның яхшыруы белән бәйле мәсьәләләр игътибар үзәгендә булырга тиеш, — диде Рөстәм Зәки улы. — Узган ел бу юнәлештә җитди адымнар ясалды, халык мәш­гульлеге игътибар үзәгендә, эшсезлек күрсәткече кими. Ил Президентының 2012 елдагы май указларындагы күрсәтмәләр тулы күләмдә үтәлә.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, түбән керемлеләргә, шул исәптән бала тәрбияләүче гаи­ләләргә, масатлы ярдәм күрсәтелә. Өлкән яшьтәгеләргә социаль ярдәм буенча стационар учреждениеләргә чират өч ел алда бетерелгән. Бу – илдә иң яхшы нәтиҗә. Демография күрсәткечләре яхшыра.
Узган ел мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә мөһим объектлар файдалануга тапшырылды. Алдагы ике елда балалар бакчалары төзүгә республика федераль бюджеттан өстәмә 1,36 миллиард сум акча алачак. 2025 елга кадәр мәктәпләрдә бер сменада укыту мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.
— Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү, көчле социаль сәясәт үткәрү өчен республика икътисадын ныгытырга, булганнарына модернизация үткәрергә һәм яңа җитештерү предприятиеләре ачарга, эре инвестиция проектларын гамәлгә ашырырга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.
Республика Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җентеклерәк Премьер-министр Рөстәм Мәрданов чыгыш ясады. Еллык отчет докладыннан соң Рөстәм Хәбиб улы депутатларның сорауларына җавап бирде.
Шулай ук, депутатлар алдында 2017 елда республикада кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру турында Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил чыгыш ясады.

Читайте нас: