Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2018, 11:42

Фаҗига булмый калды

Районның бер авылында (вакыйгалар рәсми теркәлмәгәч, авылын да, кешеләрне дә исемләмәскә булдык) өч бала тәрбияләгән гаиләдә була бу хәл.

Балалар кечкенә: олысы–җиде, уртанчысы–биш, кечесе өч яшьтә. 19 марттан 20сенә каршы төндә, барысы да йоклаганда, уртанчы малай, торып, өй уртасында идәндә учак кабыза. Бәхеткә, өйдә автоном төтен-янгын кисәтү әсбабы урнаштырылган була. Төтен исе чыгуга сигнализация кычкыра башлый һәм өлкәннәрне уята. Ата-ана тиз генә утны сүндереп калалар. Шул рәвешле өч йөз сумлык кына корылма биш кешене үлемнән алып кала.

Бу вакыйга башкаларга да сабак булырга тиеш. Халыкка мөрәҗәгать итеп, йортларыгызга автоном төтен-янгын кисәтү әсбабы урнаштырырга кирәклеген тагын бер тапкыр искәртәбез. Сагы барның сагы ятар, дип халык та юкка гына әйтмәгән.


И. Яппаров,

72 санлы янгын сүндерү часте начальнигы.


Читайте нас: