Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март 2018, 11:55

Авыр җинаятьләр кими

2017 елда район территориясендә барлыгы 184 җинаять теркәлгән, бу 2016 ел белән чагыштырганда 15кә (7,5 процент) кимрәк. Җинаятьләрне ачу 83,8 процент тәшкил итте.

Профилактик чаралар күрелү нәтиҗәсендә, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кимеде, аларның 14 очрагы теркәлеп, 2016 ел белән чагыштырганда 11гә кимрәк булды.

Әмма узган елда мошенниклык очраклары һәм машина урлаулар артуы күзәтелде. Рецидив җинаятьләр һәм исерек халәттә башкарылганнары күбәя бара. Кеше үтерү һәм сәламәтлеккә авыр зыян салу очраклары, җәмәгать урыннарында башкарылган җинаятьләр саны кими.

Агымдагы елның узган ике аенда районда 39 җинаять кылынган, аларның 17се исерек халәттә башкарылган, 16сы моңа кадәр хөкемгә тарыган кешеләр тарафыннан эшләнгән, өчтән бере – урлашулар.

Эчке эшләр органнары һәм прокуратура тарафыннан исерек килеш эшләнгән җинаятьләрне кисәтү буенча даими эш алып барыла: спиртлы эчемлекләрне законсыз сату нокталары ачыклана, табиб-наркологта исәптә торучыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү буенча дәгъвалы гаризалар судка җиткерелде. Җинаятьне исереклек белән кылуны суд гаепне авырайтучы хәл буларак карый.

2017 елдан РФ Җинаять кодексына 171.4 маддәсе кертелде, аңа ярашлы, законсыз рәвештә алкогольле һәм спиртлы эчемлекне бер тапкырдан күбрәк саткан өчен бер елга кадәр холык төзәтү эшләренә җәлеп итү каралган.

Спиртлы эчемлекләрне законсыз сату очраклары турында хәбәрдар булган гражданнар бу мәгълүматны прокуратура яисә эчке эшләр бүлегенә җиткерә ала.

Д.Идрисов, район прокуроры.


Читайте нас: