Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март 2018, 16:23

Сайлаулар ил халкының бердәмлеген күрсәтте

18 мартта үткән Русия Президентын сайлауларда илнең гамәлдәге җитәкчесе Владимир Путин җиңеп чыкты. Башкортстанда мөһим сәяси чара зур оешканлык белән тыныч шартларда үтте.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр ВәлиевРусия Президентын сайлауларның Башкортстан буенча йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерүенчә, участокларда 11993 күзәтүче эшләгән. Европа Хәвефсезлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ), шулай ук, БДБ илләре күзәтүчеләр миссиясенә кергән Дания, АКШ, Финляндия, Италия, Төркия, Швеция, Швейцария, Польша, Казахстан һәм Белоруссиядән күзәтүчеләр булган. Сәяси кампания барышын 104 киңкүләм мәгълүмат чарасыннан 250 журналист яктырткан.
– Илдә бу мөһим чара оешканлык белән үтте. Якынча нәтиҗәләр буенча, сайлауларда халыкның 67 проценты катнашты, республикада исә бу күрсәткеч – 75,4 процент. Бу гражданнарның әлеге сайлауларга зур әһәмият бирүен, ил тормышында актив катнашуын күрсәтә, — диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов 19 мартта үткән брифингта. — Сайлауларда гамәлдәге Президент Владимир Путин җиңү яулады. Башкортстанда аның өчен 77,7 процент тавыш бирелгән. Республика халкы шушы рәвешле Владимир Владимировичның сәясәтен, соңгы алты елдагы эшчәнлеген ныклы хуплавын белдерде.
Кыскасы, Башкортстанда сайлаулар җәмгыятьнең бердәм булуын янә бер тапкыр раслады. Владимир Путин өчен тавыш биргән 1 миллион 780 мең кеше хәзер яңа карарлар, киләчәккә яңа адымнар һәм яңача икътисади үсеш көтә.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, сайлау барышында Башкортстанда җитди хокук бозулар теркәлмәгән, булганнары да формаль характерда гына.
— Үзәк сайлау комиссиясе сайлау кампаниясе вакытында килгән шикаятьләргә комментарий һәм аңлатма бирде. Минемчә, барлык сораулар да ачыкланды. Бүгенгә тикшерелмәгән бер генә хәл-вакыйга да калмады. Чынында исә җитди хәл-вакыйгалар булмады, диде Рөстәм Хәмитов. – Мөһим кампаниядә барысы да яхшы эшләде, дип исәплим. Техник яктан сайлау комиссияләре тулысынча тәэмин ителде. Әлбәттә, барлык дәрәҗәдә аңлату эшләре алып барылды. Республикада сайлау уңай, оешкан төстә һәм закон нигезендә үтте.
— Башкортстанда сайлау алды кампаниясе башланганнан алып, тавыш бирүгә кадәр административ йогынты ясау, басым булмады. Мөһим кампаниядә катнашкан барлык кандидатлар өчен сайлау көндәшле һәм ачык булды. Республика сайлауларны үткәрүнең заманча форматына күчте, сәяси кампания законга ярашлы оештырылды. Нәтиҗәдә, тавыш бирүдә республика сайлаучыларының 75,45 проценты катнашты. Халык сайлауларда үз ихтыярын белдерә алсын өчен тиешле шартлар тудырылу, республикада сайлауда катнашу күр-сәткеченең югары булуы гражданлык позициясенең формалашуы турында сөйли. Шулай ук, бу күрсәткечнең югарылыгы гражданнарның Президент сайлауларын ил өчен иң мөһим сәяси вакыйга буларак кабул итүендә, — диде Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе доценты, политолог Николай Евдокимов.
— Сайлау алды кампаниясе бик җитди барды, барлык кандидатлар үз программаларын тәкъдим итте. Алар төрле иде. Кандидатлар федераль каналларда дебатларда катнашты, сайлаучылар белән очрашты.
Сәяси кампаниядә катнашкан кандидатларның барысы да 18 марттагы сайлау нәтиҗәләрен кабул итте, сайлауда иң күп тавыш җыйган Владимир Путинның җиңүен таныды. Сайлау алдыннан үткәрелгән социологик тикшеренүләр дә гамәлдәге ил җитәкчесенең җиңү яулаячагын раслый иде. Оппозиция теркәлгән кайбер кимчелекләрнең сайлау барышына һәм аның нәтиҗәләренә сизелерлек йогынты ясамавын таныды.
Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы, кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы җитәкчесе Александр Брод фикеренчә, Башкортстанда Русия Президентын сайлау барышында җитди шикаятьләр булмаган.
— Республикада күрсәткечләр яхшы. Миндә булган мәгълүматларга караганда, көндез үк сайлаучы-ларның 50 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашты, — диде ул. — Бер үк күзәтүче төбәктә берничә кандидатның ышанычлы вәкиле булуына бәйле хәлгә килгәндә, бу сайлауга һәм аның нәтиҗәләренә зур йогынты ясамый. Гомумән алганда, Башкортстанда сайлау закон кысаларында үтте.
— Сайлау нәтиҗәләрен алдан фаразлаган идек. Тавыш бирергә килүчеләр саны ярыйсы ук югары булыр, алдагы елларга караганда күбрәк теркәлер дип көтелде. Шулай булып чыкты да, — ди социология фәннәре кандидаты, доцент Андрей Гайфуллин. — Яшьләр мондый сәяси чараларга сүлпән йөрсә дә, бу юлы активлык күрсәтте. Бу сайлау кампаниясенең яхшы әзерлектә үтүе белән бәйле. Башкортстанда тавыш бирергә килү күрсәткече югары булды. Республика сайлаучылары һәрвакыт актив тавыш бирә, шул тенденция бу сайлауларда да сакланды.




Читайте нас: