Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2018, 16:47

Халык көтә, Павел Николаевич!

Русия Президентын сайлаулар нәтиҗәләре буенча Павел Грудинин 12 процентка якын тавыш җыйды. Һәм, билгеле блогер Юрий Дудь белән бәхәсен истә тотып, үзенең атаклы мыегын кырырга тиеш иде.

Эш шунда “вДудь” “ЮТуб”- проектында сәясәтче алып баручы белән сайлауларда 15 процент тавыш җыячакмын, дип бәхәсләште.
Шулай булмаганда, мыегын кырырга вәгъдә итте.
Ләкин ул аны үтәргә ашыкмый, чөнки үзен мыексыз күз алдына китерә алмый.
Ләкин вәгъдә – иман, диләрме әле? Павел Николаевич, халык көтә!

Читайте нас: