Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март 2018, 11:58

Әниләр ярышты

Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә Гаилә елы кысаларында мавыктыргыч чара – “Йөзгә бер” исемле интеллектуаль уен үткәрелде.

Чарага килүчеләрне үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Миләүшә Янгирова сәламләде һәм, форсаттан файдаланып, соңлап булса да залда утыручыларны гүзәл затлар бәйрәме белән котлады.

Уенда районның төрле оешма-предприятиеләрендә көч салган аналар катнашты. Алып баручы китапханәче Айсылу Карамова уенның кагыйдәләрен аңлатты. Катнашучылар “Ландыши” һәм “Незабудки” командаларына бүленде. Әниләр биш турда әдәбиятка, күптән түгел үткән кышкы Олимпиадага кагылышлы һәм тормышчан сорауларга кыска вакыт эчендә еш очрый торган җавапларны табарга тырышты. “Незабудки” командасы, иң зирәге һәм тапкыры булып чыгып, иң күп балл җыйды һәм җиңү яулады. Уен Диана Ситдыйкова, Руслан Ибраһимов, Айгөл Вәлиәхмәтова, нәниләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Китапханә хезмәткәре Денис Галиев кичәне музыкаль яктан бизәп, тавыш аппаратурасының өзлексез эшләвен тәэмин итте.

Бүләкләү өлешендә уку залының баш китапханәчесе Гөлшат Гомәрова катнашучыларга рәхмәтен җиткереп, киләчәктә дә район китапханәсендә шундый чаралар уздырылачагын белдереп, аларда актив катнашырга чакырды.

Уенчыларга бүләкләр тапшырылды. Алар һәм килгән кунаклар, шушы кызыклы уен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, күтәренке кәеф, рухи дәрт алып таралышты.


А.Фазлетдинова.


Читайте нас: